«Мунча янында карда тапканнар». Төнлә ишегалдына чыккан 1 яшьлек кыз кире керә алмаган

Хакасиядә 1 яшь 4 айлык кыз баланың гомерен саклап калу өчен табиблар тырыша. Сабый төн буе салкында үзе генә йөргән. Хәзер аның тән температурасы 20 градус. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Таштып авылында урамда кыз бала табыла. Ул төнлә шәхси йорт ишегалдына чыгып киткән һәм әйләнеп керә алмаган. Урамда -20 градус салкын, ноябрь азагында биредә чын кыш була инде. Кыз бала салкында үзе генә күпме йөргәнен туганнары да белми.

27 ноябрьдә баланың ата-анасы хәмер эчүе һәм бала югалуын иртән генә ачыклавы билгеле. Иртән 7.40 сәг тирәсендә алар сабыйны эзли башлый. Ишегалдына да чыгалар. Бу вакытта бала үлә башлый инде – Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, әти белән әни кеше сабыйны мунча янында карда яткан килеш таба. Район администрациясе белешмәсе буенча, сабый бинада була.

Хәзер баланың гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Аны санавиация белән Абакан хастаханәсенә китергәннәр. Баланың тән температурасы 20 градус булган.

«Коточкыч хәл, башка сыймый. Таштыпта бала катып үлә язган. 1 яшь 4 айлык кыз. Салкын ноябрь кичендә ата-анасы карамау сәбәпле, ул урамда йөргән. Салкында, ягылмый торган мунчада 5 сәгатьтән артык торган. Бала ишекне ничек ачкан? Ничек урамга чыккан? Бу әлегә билгесез. Санавиация аны Абаканга илтте, аның гомере өчен табиблар көрәшә», – дигәннәр Таштып районы администрациясендә.

Баланың тулы, моңа кадәр профилактика органнары күз уңына очрамаган гаиләдә үсүе билгеле. Гаиләдә тагын бер бала бар.

Әлеге хәлне хокук саклау органнары тикшерә. Аларга өшеп үлә язган пациент турында хастаханәдән хәбәр иткәннәр.

Краснодар крае һәм Хакасия буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 1 яшьлек сабыйны тиешенчә тәрбияләмәгән өчен, баланың 32 яшьлек атасына карата җинаять эше ачылган. Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә әтиләре ишекне бикләргә оныткан, сабый шуңа күрә өйдән чыга алган.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net