Илсур Шәрипҗановтан киптерелгән помидор рецепты

Татар эстрадасы җырчысы Илсур Шәрипҗанов помидор киптереп, тәмле кабымлык (валеные помидоры) ясаган.

Ул, беренче эш итеп, тартмалап помидор сатып алган, аларны юып, урталай бүлеп чыккан. Бер өлешен духовка табасына, икенчесен киптергеч тәлинкәләренә тезгән. Өсләренә тоз, шикәр комы, тәмләткечләр (итальянские һәм француские травы) сипкән. 60 градуста киптергән.

Алдан әзерләнгән стериль вак банкалар төбенә сарымсак, розмарин, шуннан соң кипкән помидорларны салырга. Үсемлек маен кайнатып алырга һәм помидор өстенә коярга. Тимер капкач белән ябып куярга.

«Бик тәмле була», – дип вәгъдә итә артист.

Читайте на 123ru.net