«Фатыйманың күзе ничек саклый ала?»: Хәзрәт үзеңне һәм гаиләңне күз тиюдән саклау турында

«Хәтта иң якын кеше дә күз тидерә ала»

Рөстәм хәзрәт, күз тию нәрсә ул һәм күз тиюне ничек аңларга?

– Менә сезнең тормышыгызда барысы да яхшы. Мәсәлән, журналист буларак, сез яхшы текстлар язасыз. Әмма бер мизгелдә эшегез бармый башлый. Менә монда күз тигән булырга мөмкин. Моңа беркемнең дә гаебе дә булмаска мөмкин. «Ничек яхшы килеп чыга минем», – дип, үзегезгә үзегез күз тидергән булуыгыз да ихтимал. Шулай әйтеп сез үз эшегезгә, үз-үзегезгә күз тидерә аласыз.

Шуңа күрә безнең яраткан Пәйгамбәребез (с.г.в.), сокланып караганда мондый хәл булмасын өчен, «сөбханаллаһ» яки «табаракаллаһ» дип әйтергә өйрәтә. Бу сүзләр белән без күз тиюдән саклыйбыз. Иң якын, иң яраткан кеше дә күз тидерә ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер гыйбарәсендә, Кыямәт көне алдыннан үлемнәрнең күбесе нәкъ менә күз тию аркасында булачак, дигән. Хәтта яратмаган кешеңә дә, күршегә дә яки телевизордан ниндидер яхшы әйбер күргәч тә, күз тидермәс өчен «сөбханаллаһ» дип әйтергә кирәк.

Күз тию эмоциональ киеренкелек яки депрессия халәтеннән нәрсә белән аерыла?

– Әлбәттә, кеше арыган, эмоциональ яктан таушалган булырга мөмкин. Монда бер аксакал: «Без эшләгәндә яшәргә өлгерергә тиешбез», – дигән. Без соңгы тапкыр кайчан урман, парк буйлап йөрдек? Без соңгы тапкыр кайчан ниндидер яхшылык эшләдек, мәсәлән, чарага волонтер буларак бардык?

Менә мин – имам, хәзрәт. Мин, имам булудан тыш, тагын 4 бала атасы, ир, кемгәдер туган, күрше. Эш тәүлегенә 24 сәгать булырга тиеш түгел – без эштә дә эшлибез, аны өйгә дә алып кайтабыз. Бәлки, бу – яхшыдыр, ләкин кеше моңа күпме чыдаячак. Ул эчтән яначак, арыячак, бигрәк тә нәтиҗәсен күрмәсә.

Монда ир белән хатын зур роль уйный. Хатынны ни өчен «муен» («Ир – баш, хатын – муен» – татарча әйтем. – иск. ТИ), илһамландыручы, муза, дип атыйлар? Без, ирләр, өйгә кайткач ял итәбез. Ир кеше, өенә кайткач, ял итәргә тиеш. Аллаһ Коръәндә әйткәнчә, хатын – ул ире тынычлык тапкан кеше. Әгәр ире өйгә кайткач, хатыны: «Лампочканы бормадың! Моны эшләмәдең», – дип ирен шелтәли башлый икән... Ул бу лампочканы борып куяр, ләкин, мөгаен, моны башкача эшләргә, аңа ял итәргә мөмкинлек бирергә кирәктер. Шуннан соң ул сезнең өчен дөньяны әйләндерәчәк. Эшегез генә түгел, тормыш иптәшегез, туганнарыгыз, күршеләрегез барлыгын да онытмагыз. Бу балансны һичшиксез сакларга тырышыгыз.

Хатын-кызларга килгәндә, алар социумда ял итә. Йортны алар эш итеп кабул итә. Мөгаен, хатын-кызларда эмоциональ ару эштә түгел, ә өйдә буладыр.

Күз тиюдән сакланырга яки, дөресрәге, башкаларга күз тидерүдән сакланырга ярдәм итә торган билгеле бер кагыйдәләр бар.

Бу нинди кагыйдәләр?

– Ничек күз тидермәскә икәнен без әйттек инде. Ниндидер яхшы, матур нәрсәне күргәч, «сөбханаллаһ» дип әйтергә кирәк.

Без ничек саклана алабыз? Һәркемгә «сөбханаллаһ» дип әйт» дип кушып булмый бит. Бездә балаларның маңгаена нокта ясау яки киемнәренә ялтыравык әйберләр ябыштыру традициясе бар. Бу ни өчен эшләнә? Бу нокта үзеннән-үзе сакламый, ләкин карашны читкә юнәлтә. Хәтта, сөйкемле ханымнар, күз тиюдән саклану өчен, урамга чыкканда, яулыгына брошка кадый ала.

Башка догалар да бар. Беренчедән, өйдән чыкканда, без һәрвакыт тәһарәт алырга тиеш (тәһарәт һәм гөсел). Өйдән чыкканда, «Аят әл-Күрси»ны белмәсәк, «бисмиллаһир рахманир рахим» дип әйтәбез.

Фото: © Alev Akın, CC BY-SA 4.0, commons.wikimedia.org

«Агач түгел, ә Аллаһ саклый»

«Фатыйма күзе» булавкасы белән саклану шулай ук игътибарны читкә юнәлтүдән генә торамы?

– Энә үзеннән-үзе ничек саклый алсын? Ул игътибарны читкә генә юнәлтә. Бу – һичшиксез «Фатыйма күзе» булырга тиеш, дигән сүз түгел, бу – теләсә нинди ачык төстәге әйбер булырга мөмкин. Хәзер, мәсәлән, значоклар тагу модада.

Бер караш белән күз тидереп буламы?

– Әлбәттә, сөйләү, мактау, соклану гына түгел, карап кына да күз тидерергә була. Мондый кешеләр турында «кара күзле» диләр, ягъни — аның күзе «кара». Кара, мөгаен, төс турында түгел, ә күзнең «авыр» булуы турында. Әгәр кемдер үзенең күзе «кара» булуын сизә икән, һичшиксез, һәрвакыт «сөбханаллаһ»ны кабатласын.

Күз тию җәрәхәтләргә яки авыррак нәтиҗәләргә китерә аламы?

– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) «Кыямәт көне алдыннан үлемнәрнең күбесе күз тию аркасында булачак» дигән сүзләренә игътибар итик һәм медицинага игътибар итик: сәбәпләре әлегә кадәр ачыклана алмаган һәм үлемгә китергән кайбер авырулар бар. Мөгаен, бу ике әйбер бәйледер. Аллаһ сакласын, әлбәттә. Табиблар моның сәбәбе стресс та, бәлки, күз тию дә булырга мөмкин, дип әйтә, әмма без бар нәрсәнең дә Аллаһтан икәнен аңларга һәм бу әйбердән курыкмаска, сакланырга, аңа игътибар итмәскә тиешбез.

Госел алу күз тиюдән тулысынча саклыймы?

– Йөз процентка дип әйтеп булмыйдыр. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) күз тидермәгәннәр, ә сихер ясаганнар (сихерчелек – исламда иң зур гөнаһларның берсе. – иск. ТИ), аннан ул чак кына үлми кала. Ул һәрвакыт тәһарәт һәм госел белән йөрсә дә, аңа сихер тигән. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Сезгә файда китерү өчен бөтен дөнья җыелса да, Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры булмаса, алар файда китерә алмаячаклар», – дигән сүзләре бар. Кагылырмы, кагылмасмы, авырырбызмы, юкмы – Аллаһтан тора. Ләкин без аңардан саклавын сорарга тиешбез: балаларны мәктәпкә җибәргәндә, эшкә барганда, машинага утырганда – безнең йөрәгебез һәрвакыт аның белән бәйләнгән булсын.

Исламда хөрмәләргә аерым мөнәсәбәт. Аларның саклау үзлеге бармы?

– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) яраткан хөрмәсе – «аджва». Ул «Кем дә кем көненә 7 данә шуны ашаса, аңа күз тимәячәк», – дип әйткән. Шуңа күрә андый хөрмәләрегез булса, әлбәттә, ашагыз.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Күз тию исемгә яки йөзгә кагылмый»

Исламда «җилкә аша төкерергә» дигән ышануга ничек карыйлар?

– Без дөньяви җәмгыять, христианлык һәм башкаларны үз эченә алган мультимәдәни дөньяда яшибез. Кемдер җилкә аша төкерә, кемдер агачка суга, әмма ислам бу күренешләргә берничек тә карамый. Агач яисә төкерү түгел, ә Аллаһ саклый. Шуңа күрә без һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итәбез.

Социаль челтәрләр аша күз тияргә мөмкинме?

– Социаль челтәрләр – аерым мәсьәлә. «Бәхет тынлыкны ярата» дигән сүзләр бар. Әлбәттә, бәхет-шатлыкларын башкаларга күрсәтеп, күпме кеше каравы белән мактанучылар бар, ләкин аларны караучылар аларга күз тидерергә дә мөмкиннәр. Шуңа күрә гаиләгезне һәм бәхетегезне сакларга тырышыгыз – ул тынычлыкны ярата.

Балаларның йөзләрен стикерлар белән каплап торган фотосурәтләрне кую модасы бар иде. Бу күз тиюдән саклану чарасымы?

– Бу миңа: «Хәзрәт, язмышым җайга салынсын, күз тимәсен өчен, миңа исемемне үзгәртергә һәм бу исемне беркемгә дә әйтмәскә куштылар», – дигән кешеләрне хәтерләтә. Ләкин күз исемгә яки йөзгә төшми. Ул тулаем кагылырга мөмкин. Мәсәлән, сез бәхетле, һәм кеше сезнең бәхетегездән көнләшергә мөмкин.

Күз тидергән кеше гөнаһлы буламы?

– Алдан ниятләнгән булса – әлбәттә, бу – гөнаһ. Очраклы булса, ул чагында, Аллаһ боерса, гөнаһ булмас.

«Татар-информ»нан тәрҗемә.

Читайте на 123ru.net