World News
Июль
2016

Новости за 01.07.2016

«Заман сулышы» 

Лениногорск хуҗабикәләренә матур булу серләре

Экзотик җиләк-җимеш саналган киви косметик максатларда да кулланыла.

Аның составындагы В төркеменә кергән витаминнар сәламәт тиренең нигезен тәшкил итә. Тиамин ялкынсыну процессларын бетерә (әйтик, бетчәләрне), рибофлавин бит тиресенең күзәнәкләрен яңарта, аларга кислородны үзләштерергә булыша, ниацин битнең төсен, кан әйләнешен яхшырта, пиридоксин күзәнәкләрдәге алмашу процессын көйли, фолацин бит тиресен сыгылмалы итә. С витаминын без көчле антиоксидант буларак беләбез, ул исә тирене картайтмый. Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Изге айда 53 кеше үлгән

477 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Июнь аенда республикада барлыгы 400 дән артык авария теркәлгән. Аларда 53 кеше гомере өзелгән. Исерек килеш руль артына утырган 20 шофер фаш ителгән. 

«Авыл офыклары» 

Балыкбистәлеләр, Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуга кагылышлы сорауларыгыз булса…

Татарстан Республикасы территориясендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү өчен участок инструкторларының  контакт  телефоннары:

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттә төнге һәлакәт: зыян күрүчеләр бар

Кичә төнлә Ленин урамында мотоцикл катнашында авария булды.

“Корона” сәүдә үзәге каршында “Унбишле” җиңел машинасы белән мотоцикл бәрелеште. Авыр тән җәрәхәтләре  белән байкерны сырхауханәгә озаталар. 

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәт мәктәпләрендә куркынычсызлык таләпләре үтәлми?!

Айрат Хәйруллин рәислегендә терроризмга каршы ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында Әлмәт балалар бакчалары һәм мәктәпләре ашыгыч төймә сигнализациясе системасы белән тәэмин ителмәве ачыкланды.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Хәрәкәт – сәламәтлек

Зәйдә агымдагы ел Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак уза. Мирный бистәсендә “Хәрәкәт – яшәү чыганагы” дигән фитнес сәгате үтте. Ул шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән наркотиклар куллануга каршы пропаганда кысаларында үткәрелде. Балалар чарада парк территориясендәге тренажерлардан файдаланырга өйрәнделәр, иң мөһиме, аларның сәламәтлеккә файдасы турында мәгълүмат алдылар.

«Заман сулышы» 

Татарстанда ел саен 14 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыклана

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый саннар китерә.

Татарстанда ел саен яман шеш авыруларының 14 меңнән артык яңа очрагы ачыклана. Аларның 52 %ы –  хатын-кызлар, ә 48%ы - ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43 нче кешесе онкология диспансерында исәптә тора.

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, ел саен дөньяда яман шеш авыруының 12,4 миллион яңа очрагы ачыклана. Соңгы 30 ел эчендә авыручылар саны икеләтә арткан.

Ракның иң югары ноктасы 60-64 яшьлекләргә туры килә. Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Кивидан тукландыра, дымландыра һәм яшәртә торган битлек ясау буенча КИҢӘШЛӘР

Экзотик җиләк-җимеш саналган киви косметик максатларда да кулланыла.

Аның составындагы В төркеменә кергән витаминнар сәламәт тиренең нигезен тәшкил итә. Тиамин ялкынсыну процессларын бетерә (әйтик, бетчәләрне), рибофлавин бит тиресенең күзәнәкләрен яңарта, аларга кислородны үзләштерергә булыша, ниацин битнең төсен, кан әйләнешен яхшырта, пиридоксин күзәнәкләрдәге алмашу процессын көйли, фолацин бит тиресен сыгылмалы итә. С витаминын без көчле антиоксидант буларак беләбез, ул исә тирене картайтмый. Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Балык Бистәсендә “бәхет почмагы” кайда булачак? (фотолар)

Көндәлек мәшәкатьләр белән еш кына районда булган үзгәрешләргә игътибар биреп җиткермибез. Ә бит кунакка кайтучылар матур үзгәрешләрне шулчак күреп алалар. “Балык Бистәсе үсә, матурлана”,–ди алар.Чыннан да, соңгы елларда үзәкне матурлау максатында зуур эшләр башкарыла. Әле менә күптән түгел генә Кама елгасы буенда олы ял мәйданын торгызу эшләре башланды.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Безнең тормышта коррупциягә урын юк

Иске Зәй бистәсе туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре “Йолдызлык” һәм “Кояшкай” балалар лагеренда «Безнең тормышта коррупциягә урын юк” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балаларга коррупциянең дөньяга таралуы, аның тормыш һәм яшәеш өчен никадәр зыян салуын аңлаттылар. Соңыннан балалар “Коррупциягә юл юк” шигаре астында стена газетасы чыгардылар.

«Әлмәт таңнары» 

Лаеклы ялда булган кеше зәкят түләргә тиешме?

200 дирхәм яки 20 динары (85 гр алтыны, бүгенге көндә бу якынча 120 000 сум акчасы булган кеше) йә булмаса әлеге суммага тиң товары булган кеше (әмма боларга өй, көндәлек кирәк-яраклар, машина керми) зәкят түләргә тиеш.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Татарстанда ел саен 14 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыклана. Ракның 16 төре тәмәке тарту белән бәйле!

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый саннар китерә.

Татарстанда ел саен яман шеш авыруларының 14 меңнән артык яңа очрагы ачыклана. Аларның 52 %ы –  хатын-кызлар, ә 48%ы - ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43 нче кешесе онкология диспансерында исәптә тора. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, ел саен дөньяда яман шеш авыруының 12,4 миллион яңа очрагы ачыклана. Соңгы 30 ел эчендә авыручылар саны икеләтә арткан.

Ракның иң югары ноктасы 60-64 яшьлекләргә туры килә. Россиядә яман шеш... Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Июльнең беренче көнендә нинди һава торышы көтә?

Көндез һава температурасы 20-25 градус җылы була.

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә, июльнең беренче көнендә, республикада җылы булачак, шул ук вакытта яңгырлар да көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем фаразланмый, көндез республиканың көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан салмак җил.

Төнлә һава температурасы 7-14 градус җылы була. Читать дальше...