World News

Шәрык клубында татар халык җырларыннан торган кичә була

Шәрык клубында «Моңлы тарих» дип исемләнгән кичәдә татар халык җырлары яңгыраячак.

«Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр – ул халыкның җаны. Чираттагы «Моңлы тарих» музыкаль кичәсе татар халык җырларына багышлана. Чараның махсус кунаклары: Татарстан Республикасының атказанган артистлары Динә Закирова, Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров, Әхмәт Кәримов, Татарстанның халык артисты Фоат Әбүбәкеров. Халкыбызның милли җырларын, көйләрен тыңлап, алардан ләззәт алып, рәхәт итеп үткәрик әле бу кичне», – дип хәбәр итә кичәнең оештыручылары.

Шулай ук, чарада Диләрә Нәбиуллина, Раил Харисов, Ләйлә Сабирова, Рамил Вәлиев, Ләйсән Ихсанова, Баязит Вәлиуллин, Илдар Сафин, Гөлдания Зиннәтова, Руслан Габбасов катнаша. Концертмейстерлар: Айрат Шәфыйков, Раушания Җиһангирова.

Читайте на 123ru.net