World News

Путин Lada Aura автомобилендә йөреп карады һәм аны яхшы машина дип атады

Россия Президенты Владимир Путин «Нева» М11 автоюлының яңа участогында Lada Aura автомобилендә йөреп карады. Бу хакта РИА Новости яза.

Бүген дәүләт башлыгы Тверьне төньяктан урап узу юлының соңгы өлешен ачуда катнашты. Ул трассаны шәхсән үзе сынап карады, аннан Россиядә җитештерелгән машинада узды.

«Яхшы машина», – дип бәяләгән Путин.

Яңа юлларны кулланылышка тапшыру төбәкләр арасында икътисад һәм транспорт бәйләнешен ныгытырга, логистика нәтиҗәлелеген һәм юллар челтәре иминлеген арттырырга ярдәм итә. Шулай ук алар халыкара транспорт коридорлары булдырырга һәм Россия халкының тормыш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.

«Тверьне урап узу юлы ачылгач, Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасында өзлексез, светофорсыз, җөйсез югары тизлекле хәрәкәт барлыкка киләчәк, илнең төньяк-көнбатыш өлешеннән Самарага, Казанга, Екатеринбургка, Төмәнгә кадәр бару вакыты кыскарачак. «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорында тагын да уңайлырак маршрутлар була, илнең зур икътисади, мәдәни, тарихи үзәкләре арасында йөрү тизрәк булачак», – диде дәүләт башлыгы.

Читайте на 123ru.net