World News

Татарстан балыкчысы 42,7 кг чамасы авырлыктагы җәен тоткан

Татарстан кешесе Иделдә 42,7 килограмм авырлыктагы җәен тоткан. Үзенең табышы турында ул «Татмедиа» telegram-каналы белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы Лаеш районының Титәй авылында яшәүче ир-ат сүзләренчә, әлеге балыкны ул Кама Тамагы янында тота. Аның озынлыгы 167 сантиметр чамасы.

Июль аенда Иделдә Түбән Ослан тирәсендә тагын да озынрак (2 метр чамасы) җәен тоттылар, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Соңрак КФУ ихтиологы Игорь Галанин Татарстанда зур җәеннәр булган урыннар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, зур балыклар «зуррак сулыкларда – Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында ешрак очрый», аларны Идел һәм Камага коя торган зур кушылдыкларда да тотарга мөмкин.

Фото һәм видео: t.me/tatmediaofficial/

Читайте на 123ru.net