World News

Ташкент өлкәсе хакиме Зоир Мирзаев Рөстәм Миңнехановны Республика көне белән котлады

Ташкент өлкәсе хакиме Зоир Мирзаев ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы көне белән котлады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ»га тапшырган котлау телеграммасы күчермәсеннән билгеле булды.

«30 август Татарстанның милли бердәмлеген, азатлыгын һәм бәйсезлеген символлаштыра», - дип билгеләп үткән хаким.

«Бу көн барлык гражданнарның Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге, шәһәр һәм районнарның икътисади иминлеге, республиканың социаль тотрыклылыгы өчен уртак җаваплылыгы турында искә төшерә», - дип яза Мирзаев.

Ул шулай ук Татарстан белән Ташкент өлкәсе арасындагы традицион дустанә мөнәсәбәтләр киләчәктә дә ике төбәк арасында төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерә.

Ахырда Мирзаев Миңнехановка ныклы сәламәтлек һәм иминлек, ә Татарстан халкына тынычлык һәм уңышлар теләгән.

Читайте на 123ru.net