World News

Бүген Татарстанда юеш кар явуы һәм юлларда бозлавык көтелә

Бүген, 15 ноябрьдә, Татарстанда юеш кар көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, шулай ук юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.

Көндез температура -1..+2 градуска кадәр булачак. Бу көнне җил тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, әмма урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Якынча фаразлар буенча, шимбә, 16 ноябрьдә, республикада юеш кар явачак. Ә термометр баганалары көндез -1..+2 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Якшәмбе, 17 ноябрьдә, Татарстанда температура 0..+4 градуска кадәр булачак, әмма тагын бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә.

Читайте на сайте