Түбән Каманың дүрт кешесе «Безнең заман геройлары» республика премиясе белән бүләкләнде
Казанда «Безнең заман геройлары» республика премиясе финалы узды. Дүрт түбәнкамалы төрле номинацияләрдә бүләкләргә лаек булды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
«Яшь герой» номинациясендә спорт уңышлары өчен Зара Иванованы бүләкләделәр. Ул иң яшь сноубордчы буларак дүрт дөнья рекорды куйды.
Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең онкология бүлеге мөдире Марат Хәйруллин «Безнең заман герое» номинациясендә бүләк алды. Татарстанның атказанган табибы 29 ел үз профиле буенча катлаулы операцияләр үткәрә.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадачысы Рөкыя Сәхабетдинованы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәне өчен «Гуманитар ярдәм» номинациясендә бүләкләделәр. 94 яшьлек ханым ике ел эчендә хәрбиләргә барлыгы чирек миллион сум акча биргән.
Шулай ук Төзүчеләр бистәсенең Территориаль үзидрә рәисе Юлия Руденко үзенең эшчәнлеге һәм актив иҗтимагый позициясе өчен «Безнең заман герое» номинациясендә бүләккә лаек булды.
Быел «Безнең заман геройлары» премиясенә республиканың төрле районнарыннан барлыгы 50дән артык гариза бирелгән.