World News

«ГАЗель» һәм җиңел машина бәрелешкәннән соң бер кеше һәлак булган, икесе хастаханәдә

Минзәлә районында ремонт эшләре бара торган юл участогында юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, «Лада Гранта» автомобиле уңга борыла торган «ГАЗель» белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң «ГАЗель» ян ягына ава, ә җиңел автомобиль кюветка төшкән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында «ГАЗель» пассажиры урында ук үлгән, җиңел машина йөртүчесе һәм пассажирын ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр.

Читайте на 123ru.net