World News

Песи коткарам дип кыз тәрәзәдән егылган

Аның хәле бик авыр фаразлана. 19 яшьлек кыз 7 нче каттан, үз фатирыннан егылган. 

Ул песи коткарырга теләгән. Ашханә түбәсенә килеп төшкән Төмәндә яшәүче кызның аяк-куллары сынган, эчке органнары зыян күргән. Хәзер ул реанимациядә ята. Табиблар аны авыртудан үлеп китмәсен өчен ясалма кома хәленә керткән.

Читайте на сайте