World News

Күрше шәһәр шоферлары юллардан зарланып прокуратурага коллектив шикаять язган

Әлмәт шоферлары юл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән судлашырга җыена – машина йөртүчеләр юллар торышыннан канәгать түгел икән.

Геофизическая урамындагы күлләвектә “яшерелгән” чокырларга эләгеп, дистәләгән машина автосервиска барырга мәҗбүр булган. Биредә эшләүче осталар да язга чыгу белән автосервиста зур чират хасил булуын әйткән.


 Ә менә автомобиль юллары идарәсендә машина йөртүчеләрнең инициативасына бик исләре китмәгән. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре чокырларның барлыкка килүен сыйфатсыз ремонттан түгел, ә һава торышының кискен үзгәрүенннән күрә, дип яза "Әлмәт таңнары" сайты.

Читайте на сайте