World News

Тукай безнең күңелләрдә

Иске Зәй мәдәният йортында ел саен Тукай туган көнне зурлап уздыралар. Биредә әлеге уңайдан  Тукай әкиятләре буенча  рәсем бәйгесе үткәрелде. Балалар  “Су анасы”, “Шүрәле”, “Бала белән күбәләк”, “Кәҗә белән сарык әкияте” буенча рәсем төшерделәр. Бәйге алдыннан алар Тукай әкиятләре китабы белән таныштылар, андагы рәсемнәрне карадылар.  Соңыннан малай-кызлар бергәләп  “Туган тел” җырын башкардылар. 

Читайте на сайте