World News

17 май көнне «Дельфин»ла «Третий возраст» җәйге Спартакиадасы үткәрелә

17 май көнне  «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында  өлкәннәр арасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган «Третий возраст» җәйге Спартакиадасы үткәрелә.
Аның максаты- өлкәннәр арасында физкультура-спортны популярлаштыру.
Спартакиадада табибтан рөхсәте булган 60 яшьтәге һәм өлкәнрәк ир-егетләр, 55 яше тулган һәм өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша алалар. Ярышлар җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, дартс буенча үткәрелә. 
Өлкән яшьтә булуга карамастан беләгендә көч, йөрәгендә дәрт булганнарны ярышка чакырабыз.
 

Читайте на сайте