Татарстанда ел саен 14 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыклана. Ракның 16 төре тәмәке тарту белән бәйле!
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый саннар китерә.
Татарстанда ел саен яман шеш авыруларының 14 меңнән артык яңа очрагы ачыклана. Аларның 52 %ы – хатын-кызлар, ә 48%ы - ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43 нче кешесе онкология диспансерында исәптә тора. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, ел саен дөньяда яман шеш авыруының 12,4 миллион яңа очрагы ачыклана. Соңгы 30 ел эчендә авыручылар саны икеләтә арткан.