World News in Tatar
Август
2024

Новости за 20.08.2024

Tatar-inform.tatar 

«Синең чират» форумында катнашучылар Татарстанның 7 районы турында фильм төшерәчәк

19 августта Яшел Үзәндә беренче «Синең чират» («Твоя очередь») форумы узды. Аннары ул Татарстанның тагын 6 шәһәрендә була. Ул республикада яшәүче яшьләргә төбәктә булдырылган мөмкинлекләр турында сөйләүгә, шулай ук аларны Татарстанның яшьләр көн тәртибенә кертүгә юнәлдерелгән. 7 район турында җиде кыска метражлы фильм мирас булачак, аларны форумда катнашучылар үзләре төшерә. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсе Камышлы авылында традицион ат спорты ярышлары узачак

24 августта Самара өлкәсендәге Камышлы район үзәгендә, авылга керү урынында оештырылган 1200 метр озынлыктагы махсус чабыш түгәрәгендә традицион «Камышлы-2024» ат спорты ярышлары узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин: Төп бурыч – сайлауларны сыйфатлы, гадел һәм ачык итеп уздыру

Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Үзәк башкарма комитет җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре урынбасары Александр Сидякин видеоконференция режимында үткәргән селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә партиянең агымдагы эшчәнлеге, партия проектларын гамәлгә ашыру һәм төбәкләрдә сайлау кампаниясе мәсьәләләре каралды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024 елда ашлык уңышы буенча фаразны саклап калды

Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024 елда Россиядә ашлык уңышы буенча фаразны 132 миллион тонна дәрәҗәсендә һәм агымдагы авыл хуҗалыгы елында экспорт буенча фаразны 60 миллион тонна дәрәҗәсендә саклап калды, дип хәбәр итте журналистларга министрлык башлыгы Оксана Лут. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Погода в Нурлате 21 августа

Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Нурлатского района на 21 августа 2024 года.

Tatar-inform.tatar 

Рәис: Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән элемтәләрне үстерүдә өлешебез белән горурланабыз

Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында тигез хокукларга нигезләнгән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаренең урынбасары Тариг Али Бахит белән очрашу вакытында белдерде. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Музей истории Закамья и города Нурлат организовали выставку «Чудо фотографии» ко Всемирному дню фотографии

Сегодня, 20 августа, на центральной площади города сотрудниками Регионального музея истории Закамья и города Нурлат была организована выставка ко всемирному дню фотографии «Чудо фотографии».

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Чем полезны яблоки

Об этом рассказывает Нурлатский филиал ФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Татарстан (Татарстан)».

Tatar-inform.tatar 

Дамир Йосыпов Свердловск өлкәсендә мәчет төзелеше турында сөйләде

Биш ел элек акчарлаклар көтүе белән бәрелешкәннән соң Мәскәү янында кукуруз басуына самолетны уңышлы утырткан Россия Герое, «Урал авиалинияләре» экипажы командиры Дамир Йосыпов «РИА Новости»га Свердловск өлкәсе Полевской шәһәрендә (Йосыпов биредә гаиләсе белән яши) мәчет төзү эшенә һәм акча җыюга актив ярдәм итүе турында хәбәр иткән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә хезмәткәрләргә начар һава торышы аркасында соңга калган өчен җәза бирүне тыялар

Дәүләт Думасы РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертергә һәм җитәкчеләргә начар һава торышы аркасында соңга калган өчен хезмәткәргә җәза бирүне тыярга тели. Парламентарийлар әлеге закон проектына бәяләмәләр җыя, дип яза «Российская газета».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Minecraft уены буенча БРИКС илләрен төзү турнирында «Казан Экспо» һәм аэропорт төзелә

Minecraft уены буенча «Таткрафт» кубогына «Татарстан БРИКС илләрен төзи» дип аталган турнир старт алды. Турнирның нигезендә Майнкрафт уенында БРИКС илләрендәге объектларны төзү тора. Турнир кысаларында Казан аэропорты һәм "Казан Экспо" төзеләчәк.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөгаллимә Язилә Валитова: Мониторинг, хисаплар балаларга сарыф ителәсе вакытны ала

Педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе – мәгариф өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе, анда узган уку елына нәтиҗәләр ясала һәм алдагы чорга бурычлар куела. Киңәшмәдә катнашкан яшь мөгаллимә Язилә Вәлитова укытучы хезмәте турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Tatar-inform.tatar 

Ркаил Зәйдулла: Без беркайчан да Гаяз Исхакыйны онытмаска тиеш

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакый турында фикерен әйтте.

Читать дальше...

Tatobzor.ru (Казань) 

История села Тутаево

Тутаево (Тутай авылы) — село в Апастовском районе Республики Татарстан, в составе Тутаевского сельского поселения, находится на левом притоке реки Була, в 35 км к западу от районного центра, посёлка городского типа Апастово. История происхождения села Тутаево | Тутай авылы… Далее

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда традицион кыйммәтләрне фильм һәм форумнар ярдәмендә алга сөрергә җыеналар

Татарстанда Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча 2024-2026 елларга чаралар планы расланды. ТР Хөкүмәтенең боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2024 елда Татарстан югары уку йортларына иң күп бюджет урыннары бүлеп бирелгән

Татарстан Республикасына 2024-2025 уку елына иң күп бюджет урыннары бүлеп бирелгән – гомумән Россия буенча (2022 елдагы плебисцитлардан соң кушылган төбәкләрне исәпкә алып) 621 321 урын арасыннан 23 083 урын. Бу РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларыннан билгеле булды.

Читать дальше...