World News in Tatar

Фәрит Мөхәммәтшин сыерлар саны кимү турында: Моның белән ничек килешеп булсын

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкын мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калырга, ә моның өчен дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга чакырды. Бу хакта парламент башлыгы Апас бистәсендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Шулкадәр күп федераль һәм республика ярдәм чаралары — субсидияләр, ташламалы кредитлар! Кайберәүләр бу коралларны куллана, икенчеләре юк. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимү белән килешә алмыйбыз. Федераль һәм республика программалары барысы да бертигез бәяләнми һәм аларда барысы да катнашмый», - диде Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге авыл халкы саны кимү турында борчыла һәм проблеманы хәл итү өчен чаралар күрелә. «Ләкин терлекләрнең баш санын саклау сезгә бәйле. Программалар буенча хәлне төзәтергә мөмкинлекләр бар, ә сез бернәрсә дә эшләмисез. Программаларга акча каралган һәм аларны кулланырга да үгетлибез», - дип өстәде ул.

Мөхәммәтшин район башлыкларыннан терлекләрнең баш санын кыскарту буенча вазгыятьтә үз-үзләренә тәнкыйть белән карауларын сорады. «Бу хәлне ничек кабул итәргә? Бу авыл халкының яшәве, акча эшләве», — дип искәртте ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләвенчә, дәүләт ярдәменә карамастан, узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 12,8 мең башка, шул исәптән 5,2 мең сыерга кимегән.

Идел аръягы зонасында терлекләр саны 1911 сыерга кимегән. «Тәтеш районы гына плюста. Иң зур югалтулар, республика буенча югалтуларының биштән бер өлеше, Чүпрәле районында, анда сыерлар 1021 башка кимегән», — дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Болар барысы да, аның сүзләренчә, тулаем район буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләменә турыдан-туры тәэсир итә, «чөнки тулаем продукция җитештерүдә шәхси хуҗалыкларның чагыштырма өлеше – 53 процент».

«Шушы еллар дәвамында Чүпрәле районы Балтач һәм Арчадан соң терлек саны буенча өченче урында иде һәм бер ел эчендә берьюлы 20 процентка төште. Район үз халкы белән җитди эшләми, контрольне көчәйтергә кирәк дип саныйбыз», — диде Җәббаров.

Ул күп нәрсә азык әзерләү һәм продукция сатуны оештыру буенча башкарма комитетларның эшенә бәйле дип саный.

«Сөт сатып алу бәяләре җайланды, ә узган елгы терлек саны инде юк. Шул ук шартларда Кама Тамагы районының Иске Казиле авыл җирлегендә 75 сыер, Олы Салтык авыл җирлегендә 24 сыер, Буа районының Боерган җирлегендә 16 сыер өстәлде», - диде министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук фермер хуҗалыкларында терлекләрнең һәм кошларның барлык төрләренең кимүе күзәтелү турында Татарстанстат белешмәсен китерде. Фермерларның мөгезле эре терлек югалтулары бер елда 10 мең баш тәшкил итә.

«Узган елга барлык төр терлекләрне саклап калган бер генә район да юк. Тулаем алганда, Идел аръягы зонасы буенча югалтулар 869 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 396 сыер, 821 баш сарык һәм кәҗә», — дип нәтиҗә ясады Җәббаров.

Идел аръягы зонасына республиканың Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш районнары керә.

Читайте на 123ru.net