World News in Tatar

Арчада хәрбиләр һәм ветераннар өчен Коръән ашы үткәрделәр

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Инсаф Салихов Арчага Коръән ашына килде. Аны әфган сугышы ветераны Илнур Яруллин оештырган. Шулай ук Инсафның хатыны Раилә һәм кызы Камилә дә килгән иде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

«Кызыбыз Камилә әтисен махсус хәрби операциягә озатканда туды, - дип сөйләде Раилә. – Аңа тиздән ике яшь тула».

Инсаф тумышы белән – Арча районының Яңа Кенәр авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң - Арча станциясендәге 120нче төзелеш училищесында, аннары Казанда педагогика көллиятендә белем алган. Ерак Көнчыгышта армиядә хезмәт иткән. Машина йөртә.

«Мин 2022 елның 26 сентябреннән бирле хәрби хезмәттә, - диде Инсаф. – Туган илең чакыра икән – бар! Махсус операция зонасында тагылмалы «УАЗ» автомобилен йөрттем. Тәҗрибә көн саен арта. Хәрби хезмәт вакытында иң мөһиме – аек акыл».

Очрашуга ветераннар Альфред Вәлиев, Ленар Сафин, Олег Андропов та килгән иде. Алар, контракт төзеп, махсус хәрби операциядә катнашкан, хәзер янә контракт буенча хәрби бәрелешләр зонасына китәргә әзерләнәләр. Алар Яруллинга шефлык ярдәме күрсәтүне оештырган өчен батальон командиры исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.

Районда яшәүче ветеран офицерлар, шулай ук Корбан бәйрәме уңаеннан ит белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәткән иганәчеләр дә бәйрәмнең кунаклары булды. Яңа Кишет авылыннан Радик хәзрәт Кәримов дога укыды.

Илнур Яруллин Коръән ашына килгән кунакларга махсус хәрби операция зонасыннан солдат җибәргән рәхмәт хатын тапшырды. Анда: «Ярдәмегез һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт», - дигән юллар бар.

Яңа Кенәр авылында яшәүче Вәгыйзә Әгъләмова, Гөлнур Гайнуллина, Фәния Шәрәфиева һ.б. кунаклар өчен тәм-томнар әзерләгән иде. Барысы да истәлеккә фотога төште, чыгышларны тыңлады. Бер-берсенә уңышлар һәм сәламәтлек теләделәр.

  • Россия Кораллы Көчләре сафларында килешү буенча хезмәт итү, шулай ук ташламалар, премияләр һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Россия Саклану министрлыгы белән килешүне республиканың теләсә кайсы шәһәрендә һәм районында төзергә була. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстан халкы һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (Татарстан халкы өчен) телефоннарына шалтыратырга, хәрби комиссариатка яки туплау урыннарына килергә кирәк.

Читайте на 123ru.net