World News in Tatar

Андрей Егоров: Пассажир транспортына бәйле проблемаларны дәүләттән башка хәл итеп булмый

Пассажирлар йөртү өлкәсендә дәүләтнең ролен арттырмый торып, булган проблемаларны хәл итү мөмкин түгел. ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Андрей Егоров «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Дәүләт транспортчыларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Парламентның киләсе чакырылышында ниндидер карар кабул ителер дип уйлыйм. Юл бәясен туктаусыз арттыру да дөрес түгел. Әмма предприятиеләргә дә ниндидер акчага техника сатып алырга кирәк», - диде депутат.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада Татарстан Рәисе ярдәмендә ел саен җәмәгать транспорты яңартыла. «Бу предприятиеләрнең генә хәленнән килмәс иде. Йә юл бәясе бик кыйммәт булырга, яки дәүләттән дотацияләр кирәк. Республика пассажир транспортын сатып ала, автопарк яңара», - дип искәртте спикер.

Егоров әйтүенчә, тулаем алганда бу тармакта шактый проблемалар кала, шуларның берсе – эшче куллар җитмәү. Моның берничә сәбәбе бар.

«Беренчесе – хезмәт хакының чагыштыргысыз булуы. Әгәр элегрәк йөк автомобилен йөртүче пассажир автобусын йөртүчегә караганда акчаны азрак алса, хәзер вазгыять киресенчә. Бүген автобус йөртүченең уртача хезмәт хакы 45-95 мең сум тәшкил итә. Әлбәттә, хезмәт хакының күләме предприятиенең гомуми финанс халәтенә бәйле, кайдадыр ул азрак яки күбрәк булырга мөмкин», - дип ачыклык кертте депутат.

Икенче проблема профессиянең түбән дәрәҗәсе белән бәйле. «Пассажир транспортын йөртүченең уртача яше – 50 яшьтән өлкәнрәк. Яшьләр килми. Монда факторлар күп – һөнәрнең популяр булмавы, бу өлкәдә эшләүчеләрнең социаль якланганлыгы кимү, хезмәт хакы күләме һ.б. Бүген әлеге мәсьәләләр игътибар һәм тиешле чаралар кабул итүне таләп итә», - дип искәртте парламентарий.

Читайте на 123ru.net