World News in Tatar

Чиләбе өлкәсе Арыслан авылының туган көненә багышланган бәйрәм була

24 августта Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск районы Арыслан авылы туган көнен билгеләп үтәчәк. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татар конгрессының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Бәйрәм кысаларында «Традицияләрнең көче – аларның уникальлегендә» фестивале була, ул 12.00 сәгатьтә мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта башлана. Фестиваль программасына декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, традицион халык уеннарын берләштергән концерт-күңел ачу программасы, Нязепетровск районындагы иң зур чәкчәкне бергәләп әзерләү һәм аны татып карау, уникаль товарлар һәм тәм-томнардан торган ярминкә кергән.

Читайте на 123ru.net