World News in Tatar

Сораштыру: Ата-аналарның күбесе балалары төнлә телефонда утырмый, дип ышана

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балаларның 96 проценттан артыгы 23:00 сәгатьтән 05:00 сәгатькә кадәр телефонда утыра. Кагыйдә буларак, бу вакытта алар социаль челтәрләрдә контент укый һәм видеосервислар карый, дип яза «Известия».

Шул ук вакытта ата-аналарның 55 проценты балалары төнлә мобиль җайланма кулланмый, дип саный. Сораштырылучыларның 22 проценты гына балалары төнлә гаджетлар куллануын белүе турында әйтә. Тагын 22 процент бу сорауга җавап бирергә авырсынган.

Ата-аналарның 53 проценты, үз чиратында, «гаджетта» күп вакыт үткәрү яшүсмернең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип борчыла. Шул ук вакытта россиялеләрнең 78 процентын төнлә «контент куллану» аеруча борчый.

Шулай ук ата-аналардан балалары төнге вакытны гаджет экраны каршында уздыруын теләмәү сәбәбен сораганнар. 44 процент бу рәвешле вакыт уздыру баланың психикасына тискәре йогынты ясарга мөмкин мөмкин, дип җавап биргән, ә 24 процент бу гомумән баланың сәламәтлеге өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип саный. Һәр унынчы ата-ана төнлә телефон экраны каршында утыру баланың үз-үзен тотышына йогынты ясый ала, дигән.

Балалар психотерапевтлары сүзләренчә, балаларның психик үсешенә телефонның йогынтысы индивидуаль, әмма гаджетлар белән артык мавыккан очракта аларның хис-кичерешләре көйләнүе бозылырга мөмкин. Бу шашыну, талаш, протестлар, тыңламаучанлык һәм башка тәртип бозуларга китерә. Экран каршында утыру вакытын кечкенәдән чикләргә кирәк, чөнки бу чорда баланың психикасы бик тиз үсә, дип саный табиблар.

Читайте на 123ru.net