World News in Tatar

Чаллы көрәшчесе Артур Халиковка тәкә һәм акыллы телевизор бүләк иттеләр

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Чаллы Ипподромында татарча милли көрәш буенча ярышлар үтте. Чарада шәһәр мэр Наил Мәһдиев та катнашты. Көрәшчеләрне кызыксынып карап торды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Гөлия Ибәтуллина яза.

Финалда Илдус Мәрдәнов белән Артур Халиков очрашты. Нәтиҗәдә җиңүне «Витязь» спорт мәктәбендә 6 елдан артык көрәш белән шөгыльләнүче Артур Халиков яулады. Спортчының тренеры - Илгиз Шәмсевәлиев.

Читайте на 123ru.net