World News in Tatar

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәртте

Метеорологлар фаразлавынча, җомга көнне Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында -1 градуска кадәр кырау күзәтелергә мөмкин. Шулай ук урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр (Казанда 15 метрга кадәр) көчле җил көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре көчле җил вакытында түбәндәгеләрне киңәш итә:

  • Подъездда яки бинада яшеренергә;
  • Йорт диварлары, реклама такталары, төзелеп бетмәгән биналар янында, җәмәгать транспорты тукталышларында, агачлар астында качмаска;
  • Өзелгән электр үткәргечләргә, тирбәлеп торган вывескалар һ.б. янына якын килмәскә;
  • Черегән һәм карт, ялгыз үскән агачлардан ераграк торырга.

Читайте на 123ru.net