World News in Tatar

Кама Тамагында яшәүчеләр махсус хәрби операция өчен гуманитар ярдәм җыйды

Кама Тамагы районының Кече Карамалы авыл клубы мөдире Лилия Гыйльмуллина Уразлы авыл җирлеге волонтерлар командасын җитәкли. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

«Авыл халкы гуманитар ярдәмне клубта җыя, шуңа күрә без клуб хезмәткәре Фәния Таҗетдинова белән икәү әлеге акцияләрне оештыручы булдык», — дип сөйләде ул.

«Өченче тапкыр зур ярдәм партиясе җыюыбыз, – дип дәвам итте Лилия Гыйльмуллина. – Авыл башлыгы бер фирмага чыкты, алар яшелчәләр җыя һәм коры ашлар өчен мичтә эшкәртә, аннары брикетлар махсус операция зонасына җибәрелә. Безнең авыл халкы 12 капчык яшелчә — бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, ташкабак җыйды. Боларның барысын да шул компаниягә җибәрәчәкбез». Моннан тыш, авылда яшәүчеләр кайнатмалар, кышка тозланган ризыклар, чәй, ярма, бал һәм башка тәм-томнар алып килгән.

«Боларның барысын да Затонга илтәчәкбез. Анда махсус операция хәрбиләре өчен шәхси посылкалар формалаштыралар. Егетләргә өйдә әзерләнгән тәм-томнар ошар дип өметләнәбез. Хәрбиләребезгә ничек булса да ярдәм иткән чакта күңел шатлана», - диде активистка.

«Язын хәрбиләргә өй токмачы әзерләгән идек. Һәркемгә эш табылды. Егетләргә ярдәм итүләренә үзләре дә шат иделәр», — дип сөйләде Лилия Гыйльмуллина. Авылда яшәүче битараф булмаган берничә кеше акчалата да ярдәм иткән, шуңа күрә волонтерларга әле хәрбиләргә җибәрер өчен кирәкле бөтен әйберне сатып алырга кирәк була.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Материал Ольга Шәмсетдинова катнашында әзерләнде.

Читайте на 123ru.net