World News in Tatar

Кукмара районында «Сөмбелә» бәйрәмендә үзенчәлекле күргәзмәләр тәкъдим ителде

Кукмара районы Мәдәният йортында «Сөмбелә» бәйрәме узды. Аның кысаларында, һәвәскәр бакчачылар арасында «Көзләр белән килде мул табыннар» исемле күргәзмәләр конкурсы оештырылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Конкурста катнашучылар арасында Березняк, Өркеш, Күкшел, Байлангар, Мәмәшир, Вахит, Зур Сәрдек җирлекләреннән килгән мәдәният учагы хезмәткәрләре бар иде. Кукмарадан Валентина Борисова да үзенчәлекле яшелчәләрдән күргәзмә булдырган.

Быел уңыш мул булды, һава торышы да сынатмады, дип куана тырыш бакчачылар. Алар ниләр генә үстермәгәннәр һәм шулардан ниләр генә ясамаганнар...

«Без - Югары Арбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, күргәзмәгә үзебезнең янбакчада үскән нигъмәтләрне һәм алардан әзерләгән консервлар, кайнатмаларны алып килдек. Үзара дус-тату эшлибез, төрле рецептлар белән бүлешәбез, әзерләгән тәм-томнарны мәдәният йортына алып килеп, бер-беребезне сыйлыйбыз. Төрле үләннәрдән тәмле чәйләр әзерләп, авыл халкын сыйлыбыз», - диде Югары Арбаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөлфия Тимербаева.

Ә мәтрүшкәне Энҗе Гайнетдинова үзем җыям дип сөйләде. «Күп итеп шәмәхә мәтрүшкә үсә торган бик шәп җир беләм. Ел саен шуннан җыеп алып кайтам, әмма бу урынны кешегә әйтмим, чөнки аны тамыры белән йолкып бетерәчәкләр. Ә мин, киләсе елга да чыксын өчен, кайчы белән, тәртипле генә итеп кисеп алам. Аннары аны әбиләргә күчтәнәчкә өләшәм, ярминкәгә җибәрәм», - диде ул.

Байлангар авылыннан Алсу Нәбиева конкурста гаилә күргәзмәсен тәкъдим итте. Аларның көнбагыштан ясалган керпеләре беркемне дә битараф калдырмады.

Читайте на 123ru.net