World News in Tatar

Татарстанда бик каты җил көтелә

Бүген Татарстанда һава шартлары начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез республика территориясендә (шул исәптән Казанда) көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлек белән көчле җил исәчәк. Шулай итеп, кичәге көн белән чагыштырганда, җил тизлеге бераз кими.

  • Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9 метрдан 17,1 метрга кадәр тизлек белән искән җил каты, ә секундына 17,2 метрдан 20,7 метрга кадәр тизлек белән исә торганы бик каты дип атала.

Читайте на 123ru.net