World News in Tatar

Шанхайдан Казанга беренче рейста 250дән артык кеше килде

Казанга Шанхайдан беренче авиарейс очып килде. Аның бортында 250дән артык пассажир бар иде. Аларны Татарстан башкаласы аэропортында милли җырлар, биюләр һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Ярты сәгать вакыт узгач, кире Кытайга кайтучы рейска теркәлү башланды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Казан белән Шанхай арасында туры рейс ачу, Кытай провинцияләре һәм Россия төбәкләре арасындагы алмашулар күзлегеннән караганда, бик мөһим әһәмияткә ия. Өстәвенә, бу хезмәттәшлекне киңәйтү буенча безнең дәүләт башлыклары арасындагы килешүләрдән күренә. Әлеге рейс мәдәни алмашулар һәм бизнес-хезмәттәшлек (Татарстан белән генә түгел, Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән дә) үсешенә ярдәм итәр, дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо.

Рейс ачылуга багышланган тантаналы чара аэропорт бинасында узды. Кунаклар символик тасма кисте, Казан һәм Шанхайның күренекле урыннары сурәтләнгән бәйрәм тортын кисәкләргә бүлде.

«Бүген Татарстан белән Кытай арасында туризм өлкәсен үстерүнең яңа этабы башланып китте. Республикабыздан меңләгән кеше Кытайны барып күрә, ә Кытайдан килгән кунаклар төбәгебезнең матурлыгы белән таныша алачак. Казан – Кытай туристлары өчен бөтен Идел буена керү өчен капка була», - дип ассызыклады ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Яңа юнәлеш буенча рейсларга ихтыяҗ ике якка да шактый югары. Казанга 251 кеше очып килсә, кире баручы рейска исә 262 билет (барлыгы 264 урын) сатылган. Шанхай – Казан – Шанхай рейсы атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә булачак.

Читайте на 123ru.net