World News in Tatar

КФУ студентлары татар газеталарының баш мөхәррирләре белән очрашты

25 октябрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында танылган журналистлар, татар газеталары баш мөхәррирләре белән очрашу узды. Студентлар белән аралашырга «Шәһри Казан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарының баш мөхәррирләре Радик Сабиров белән Илназ Фазуллин килгән иде.

Очрашу Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы тарафыннан Казан дәүләт университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгын билгеләү декадасы кысаларында уздырылды.

Чарада журналистика юнәлешендә укучы студентлар һәм югары мәктәп укытучылары катнашты. Кунаклар журналистика өлкәсендә эшчәнлекләре, хезмәт юлындагы кызыклы вакыйгалар һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты, студентларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров үзенең студент елларындагы хатирәләре белән бүлеште.

«Шундый матур чагыгыз, шушы матур вакытның кадерен белеп калырга кирәк. Студент еллары җылы хатирәләр калдыра торган еллар. Миңа бүген дә институтта укыганда катнашкан «Студентлар язы», төрле бәйгеләр, спорт ярышлары искә төшә. Без аларны зарыгып көтеп ала, алдан тырыша-тырыша әзерләнә идек. Шушы вакытның тәмен тоеп, кадерен белеп калырга тырышыгыз. Бервакытта да татар бетә, милләт бетә дигән сүзне әйтмәгез. Эшегез сүздә түгел, гамәлдә булсын», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин булачак журналистларга киңәшләрен бирде, аларны һәрвакыт актив булырга өндәде.

«Татар телен сакларга кирәкми, аны кулланырга кирәк. Бу инде мин генә әйткән сүз түгел, аны бүген күп җирләрдә кабатлыйлар. Бу – бүгенге көннең тенденциясенә әверелсен иде. Татарча уйларга, татарча сөйләшергә һәм татар газеталарын укырга кирәк, матбугатны күзәтеп барырга. Максатлар куеп аларга ирешергә, алынырга, кемдер эшләгәнен көтеп утырырга кирәкми, фикер килсә, аны шунда ук тормышка ашырыр өчен тырышырга», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Читайте на 123ru.net