World News in Tatar

Россия Дәүләт китапханәсендә татарлар тарихына багышланган чаралар үткәрергә мөмкиннәр

Бүген Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Россия Дәүләт китапханәсе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Фикер алышуда Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин, китапханәнең Социомәдәни проектлар белән идарә итү үзәге җитәкчесе Наталья Миронова, үзәкнең баш белгече Арина Галиева, сектор мөдире Зөлфия Хәбибуллаева катнашты. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Дәүләт китапханәсе мәйданчыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм башка истәлекле даталарга, Татарстан һәм татар халкы тарихына багышланган уртак чаралар уздырылырга мөмкин.

Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, Россия Дәүләт китапханәсе фондларында дөньяның 367 телендәге үзебезнең ил һәм чит ил документлары уникаль җыентыгы саклана. Фондларның күләме 48 миллион берәмлектән артык. Бу шул исәптән ноталар, сирәк китаплар, карталар, фәнни диссертацияләр, тавыш язмалары, газеталар һәм башкалар. Биредә шулай ук Мәскәүдә Муса Җәлил редакциясендә нәшер ителгән балалар өчен басмалар бар.

Читайте на 123ru.net