Миңнеханов «Яңа кешеләр» партиясе лидеры Нечаев белән үзара ярдәм итешү хакында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында «Яңа кешеләр» сәяси партиясе рәисе, Россия Дәүләт Думасында «Яңа кешеләр» фракциясе җитәкчесе Алексей Нечаев белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, социаль юнәлешле проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә үзара ярдәм итешү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Әңгәмәдәшләр шулай ук төбәкләрдә «Яңа кешеләр» сәяси партиясе эшчәнлеген дә кузгатты.