Питрәч районында яңа җәмәгать судьясы сайланды
Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышында 6 җәмәгать судьясы сайланды. Шулай ук Питрәч районында яңа җәмәгать судьясы булачак. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Кандидатларны Татарстан Югары Суды рәисенең гражданлык эшләре буенча урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте. «Алар барысы да кирәкле тикшерү процедураларын узды. Сайлануга каршылыклар юк», - диде ул.
Питрәч суд районы буенча 1нче суд участогыныда вәкаләтләре срогы чикләнмәгән җәмәгать судьясы буларак Алсу Минабетдинова сайланды.