World News in Tatar

Казанда Татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган тантана уза

«УНИКС» концертлар залында Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган тантана уза. Залга бүлекне төрле елларда тәмамлаган, төрле елларда анда эшләгән кешеләр җыелды.

Залда утыручыларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

«Искиткеч рәхәт милли мохит. Сезне Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән матур бәйрәм белән котлыйм. Бүлекнең исеме – татфак кыска гына булса да, бихисап күп эшләр башкаралар. Язмышны сайлаганда һәрберегез күңелегез белән телебезгә җаныгызны бирергә әзер булгансыз. Бүлек оешкан 1944 ел ил язмышында катлаулы ел булуга карамастан, дәүләт телне, милләтне кайгырткан. Без бүген дә үрнәк алырга тиешбез. Тел сагында булганыгыз өчен рәхмәт», – диде ул.

Җитәкче Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе комиссия эшчәнлеге кысаларында да зур эш башкаруын ассызыклалы.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе коллективына Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәте белдерелде.

Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафин ветераннарга да, бүгенге студентларга да рәхмәтләрен әйтте.

«Юбилей белән котлыйм. Беренче чиратта ветераннарны котлыйсым килә, студентларны, колективны котлыйм. Бәхетле, исән--сау булыгыз», – диде ул.

Ул Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе коллективына КФУның Мактау грамотасын тапшырды.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов татфак студентлары тарафыннан Татар яшьләре көннәре оештырылуын искә алды.

«Татфак студентлары инициативасы буенча беренче Татар яшьләре көннәре оештырылды, ул студентларга рәхмәт әйтәсем килә. Чын күңелдән сезне зур бәйрәмегез белән тәбрик итәм», – диде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин студент елларын искә алды.

«Үземне кичәге студент итеп сизәм. Безне остазлар каршы алган иде. Мин – оптимист, татар теле беркайчан да бетмәячәк дим. Бүген Мәскәүнең зур югары уку йортларында татар клублары эшли. Бүлекне тәмамлаган студент буларак, татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре яшәсен өчен Мәскәүдә барысын да эшләргә ант итәм», – диде ул.

Читайте на 123ru.net