Мәскәүдә татар халык һөнәрчелегенә багышланган күргәзмә ачылды
Мәскәүнең «Царицыно» музей-тыюлыгында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә татар сәнгать һөнәрчелеге һәм аның шәһәр мохитендәге эволюциясенә багышланган «Шәһәр һәм һөнәрчелек: Идел буе татарларының традицион сәнгате» дип аталган күргәзмә ачылды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ун залда 400дән артык экспонат урын алган. Залларның һәркайсы, зәркән сәнгатен, тире мозаикасын, чигелгән әйберләр һәм шәмаилне дә кертеп, бер традицион татар һөнәренә багышланган. Экспозицияне ТР Милли музее җыелмасында сакланучы XX йөз башына караган намазлык мотивлары буенча Казан рәссамы Әлфия Ильясова иҗат иткән киез триптих – «Мәңгелек бакчалары» гобелены ачып җибәрә.
«Милләт / Барысы да безнеке» залы – XIX йөз ахырындагы бай һәм шау-шулы шәһәргә, «Ана теле» залы – Идел буе татарларының тын авыл мәдәниятенә, балачакка, тукучылыкка һәм тегүчелеккә, «Гүзәллек» залы – зәркән сәнгатенә, «Иман» залы дин һәм иманга багышланган. Күргәзмәнең бу өлешендәге үзәк экспонатлар – татар шәмаиле, XX йөз башында пыялага ясалган дини литографияләр һәм картиналар, шулай ук шундый техникада иҗат ителгән бүгенге көн рәссамнарының эшләре.
Әлеге экспонатлар ярдәмендә күргәзмәгә килүчеләр XIX һәм XX гасырлар чигендә яшәгән татар халкы тарихы турында белә ала. Әйтик, Мәскәүнең Моргуновлар фирмасында эшләнгән суга торган сәгатьләр музыка тыңларга мөмкинлек биргән.