Айрат Фәйзрахманов: Татарча яхшы белмәсәң дә, балаларга милли мохитне тудыра аласың
Үзбилгеләнү, идентичность – ул тормыш дәвамында үзгәрә торган нәрсә. Бүген яшьләр үзенең милләте, халкы турында уйламаса, бәлки, алар берничә елдан соң уйлана башлар. Тормышта туган шартлар аны үзбилгеләнүгә этәрер, андый әйберләр дә була. Кешенең яше арта барган саен, ул үзенең милләте турында күбрәк уйлана башлый, бу – психологлар тарафыннан да тикшерелгән әйбер. Бу татарга, яки руска гына кагылмый, гомумән кешелек дөньясына хас.
Мәктәпләр мәсьәләсенә килсәк, мин үзем рус мохитендә үстем, Казанның Дәрвишләр бистәсендә күбрәк руслар яши. Ләкин безнең бистәдә татар гимназиясе бар иде, ул безгә телне камилләштерергә мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта мин хәзер үземнең сыйныфташларыма карыйм, безгә 39 яшь, кызганыч, татар гимназиясе аларга ул үзаңны биреп бетермәгән булып чыга. Чөнки абсолют күпчелек үзләренең балаларына татар телен өйрәтми. Татар гимназиясен бетерделәр, татарча яхшы сөйләшәләр, бергә очрашабыз – русча сөйләшәләр, татарча сөйләшә башласаң, күчәләр. Әмма балаларын үзебезнең татар гимназиясенә бирмәделәр, рус мәктәбенә бирделәр, димәк, барыбер «где-то недоработали» булып чыга.
Минемчә, монда ниндидер уртак җавап табып булмый, һәрберсенең үз юлы. Әлбәттә, татар гимназиясе – иң кулай вариант, ләкин күпчелек татарлар яшәгән җирдә татар гимназияләре юк. Шулай да 1990 еллар белән чагыштырсак, балаларга милли мохит тудыру өчен мөмкинлекләр хәзер күбрәк. Шул ук «СалаваTik»лар, башка тапшырулар, музыкаль китаплар бар. Үзең татар телен яхшы белмәсәң дә, заманча ысуллар белән балаларга милли мохитне тудыра аласың. Ә мотивацияне каян табарга – анысын әйтә алмыйм. Татар гимназиясен тәмамлаган кешеләр үзләре дә балаларына татар телен өйрәтергә мотивация таба алмыйлар.
Башкортстан Республикасы башкаласында узган «Ufa.Tatar» форумында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.
- «Ufa.Tatar» форумында сөйләшүләр: Зур шәһәрдә яшәп, ничек татар булып калырга?