Казан метеорологы ялларда сизелерлек суытачагы турында кисәтте
Бу ялларда Татарстанда сизелерлек суытачак. Россия Гидрометеорология фаразлары буенча, якшәмбегә каршы төндә Казанда һава температурасы 16 градуска кадәр, ә республика буенча урыны белән 18-22 градуска кадәр төшәчәк.
Һава торышы шартлары үзгәрү сәбәбе турында «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
«Без циклонның тыл өлешенә эләгәбез, Баренц диңгезеннән килгән салкын һава массалары йогынтысында булабыз. Шимбә һәм якшәмбе көнне һава температурасы шактый түбән – көндез -8..-10, ә төнлә -11..-16 градус була», – диде ул.
Аның сүзләренчә, бер ел элек декабрьнең беренче яртысында Казанда бик салкын була.
Норма буенча хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура -8 градус булырга тиеш. Әмма суыту кыска вакытлы гына була. Икенче атнада Казанда кабат сизелерлек җылытачак.