World News in Tatar

Казанда Урицкий паркында гел янып тора торган Мәңгелек ут кабыздылар

Казанда Урицкий паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар истәлегенә куелган мемориалда Мәңгелек утны кабыздылар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер монда Мәңгелек ут гел янып торачак. Бу агымдагы елда биредә оештырылган ремонт эшләре нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Эшчеләр автомат рәвештә ут кабызу өчен электр коммуникацияләре салган һәм газ белән яна, җилдә сүнми торган горелка урнаштырганнар. Моннан тыш, мемориалдагы чуен йолдыз корычын алмаштырган.

Элек Урицкий паркында Мәңгелек утны төрле тантаналы вакыйгалар көннәрендә генә кабызганнар. Мемориал 1975 елда Казан моторлар төзү производство берләшмәсе инициативасы белән төзелә.

Читайте на 123ru.net