World News in Tatar

Мәскәү өлкәсендә «Мәрхәмәтлелек кәрзине»н мохтаҗларга тапшыралар

Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Бәрәкәт» кибетенең уртак хәйрия проекты - «Мәрхәмәтлелек кәрзине» Мәскәү өлкәсендә яшәүче мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу юлы «кәрзин» Чехов шәһәренә китә, анда җирле мөселман җәмгыяте җитәкчелеге аны мохтаҗларга тапшыра. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүнең Җәмигъ мәчете каршындагы «Бәрәкәт» кибете сатып алучылары, юмартлык һәм игелек күрсәтеп, кәрзингә китап, азык-төлек һәм дини атрибутика тутырды.

Искәртик, акциядә «Бәрәкәт» кибетенә килгән һәркем катнаша ала. Кибеттә мохтаҗларга тапшырырга теләгән әйберләрне сатып алырга һәм махсус кәрзиндә калдырырга мөмкин.

«Игелек кылучыларга чын күңелдән рәхмәт укыйбыз. Ислам дине кушканча, изге эштә катнашыгыз. «Бәрәкәт» кибетенә килегез һәм акциядә катнашыгыз!» – диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net