World News in Tatar

Лениногорскида хатын-кыз 9 миллион сум кредит алган һәм мошенникларга күчергән

Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәтенең кизү бүлегенә 63 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул социаль челтәрләрдә җиңел һәм тиз, шул ук вакытта күп акча вәгъдә иткән мошенниклар хәйләсенә эләгүе турында сөйләгән. Бу хакта «Заман сулышы» яза

Зыян күрүче сүзләренчә, социаль челтәрдә акча эшләү турында реклама күргәч, ул күрсәтелгән сылтама буенча күчкән. Әлеге сылтама аны мессенджер төркемнәренең берсенә алып кергән. Хатын-кыз аларга үзен инвестицияләү кызыксындыруын язып җибәргән. Аңа җавапны да бик тиз биргәннәр, инвестицияләү өлкәсендә акча эшләү шартлары турында сөйләгәннәр, ул инвестицияләгән акча яхшы процентлар белән тиз арада үзенә әйләнеп кайтачагын, ничә сум кайтарачакларын да әйткәннәр.

Хатын-кызны тәкъдим ителгән шартлар канәгатьләндергән. Башлангыч стартта аңа хәбәрдә күрсәтелгән реквизитлар буенча 10 мең сум күчерергә кирәк булган, алга таба сумма арта барган. Бераз вакыттан соң хатын-кызга уңышлы инвестицияләү һәм элек сөйләшенгән акчалата сумманы кайтару өчен 9 миллион сум күчерергә кирәклеге турында хәбәр килгән.

Зыян күрүче ханым белән телефоннан сөйләшүче ышандырырлык итеп сөйләгән һәм зур керем вәгъдә иткән. Инвестицияләнә торган акчалар күләме яшен тизлеге белән шундый зур суммага әверелгәч, ханым шикләнеп калган. Мондый шартлар турында алдан килешмәгәнлекләрен әйтеп, инде җибәрергә өлгергән акчаларны кире кайтаруларын сораган.

Мошенник акчаны күчерү өчен, хатын-кызның берәр ышанычлы кешесе шәхси исәп ачарга тиеш дип аңлаталар. Банкирлар теленлә бу аваль исәп дип атала, ул инвестицияләүченең ышанычлы кешесе исеменә ачыла. Аваль счетны булдыруның төп максаты – килешүләрнең иминлеген тәэмин итү һәм барлык якларның мәнфәгатьләрен яклау өчен кирәклеген дә әйткәннәр. Мондый аңлатулардан соң хатын-кыз шигеннән кире кайткан, ә әңгәмәдәше аның кызын кредит рәсмиләштерергә күндергән.

Нәтиҗәдә, ул үз исеменә 9 миллион сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм аларны шунда ук мошенниклар күрсәткән исәпкә күчергән. Әлеге факт буенча буенча җинаять эше кузгатылган.

Читайте на 123ru.net