World News in Tatar

Мәскәүдә Муса Җәлил истәлегенә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» концерты була

22 февральдә 15:00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә күренекле герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» концерты була. Бу хакта Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Сәхнәдән Татар мәдәни үзәге артистлары һәм чакырылган кунаклар башкаруында Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләре һәм әсәрләре яңгыраячак.

Чара кунаклары иҗаты Ватанга мәхәббәт, рухи көч һәм батырлык символына әверелгән шагыйрьнең бай әдәби мирасы белән тагын да якыннанрак таныша алачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте