Татар бүлеген тәмамлаган артистлар белән очрашуда: «Татфакның төп көче – гаилә рухында»
«Фатирник»та артистлар татар бүлеге турында истәлекләре белән уртаклашты, яраткан җырларын башкарды, спектакльләрдән өзекләр уйнадылар. Алар татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керүләре, иң яраткан профессоры, иң кадерле истәлекләр, лифт тарихы, ашханә, имтихан тапшыру һ.б. тарихлар турында сөйләде. Кемнәр икән ул артистлар, дисезме? Без һәм сез танып, күреп белгән, әмма күбебез аларның татфакта белем алуларын белмәгән.
Менә алар: Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин, драматург, Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе Артем Пискунов, Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәлахова, Татарстанның атказанган артистлары Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар, Татарстанның атказанган артистлары Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, «Yummy Music» инди-лейблының директоры, продюсер Ильяс Гафаров, җырчылар Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар, Ләйсән Ветрова кичәнең төп кунаклары иде.
«Фатирник» форматындагы очрашуны институттагы «Мизгел» яшьләр театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов һәм «Мизгел» яшьләр театры артистлары, студентлар Кәрим Газизуллин, Айзат Вахитов, Артур Фәритов әзерләде. Чараның инициаторы – КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова, оештыручысы һәм тормышка ашыручысы – КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина.
Артистларны чыннан торып сынау көтте: алар бер-бер артлы кәгазьгә язылган сорауларны – билетларны алып, студент чактагы кебек, җавап бирделәр. Төрле кешегә – төрле сорау! Иң кызыкларын сезгә тәкъдим итәбез.
Рамил Төхвәтуллинның диплом темасы: «Җан Баевич»тан башладым, «Зөләйха» белән тәмамладым»
Рамил Төхвәтуллинга диплом темасын искә төшерергә туры килде:
– Резеда апа Ганиева җитәкчелегендә Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» комедиясе буенча диплом эшен якладым. 1990 еллар – безнең өчен бәхетле чор – Гаяз Исхакыйның мәңге үлмәс мирасы кайта башлады. Беренче китабын хәтерлисездер, «Зиндан» дип атала иде, аннан соң аның башка әсәрләре кайта башлады. «Җан Баевич»тан башланган хәерле эшем, ниһаять, 2005 елда «Зөләйха» фильмы нәтиҗә буларак дөнья күләменә чыкты. Гаяз Исхакый татар халкына бөтен гомерен багышлаган, фильм буларак аңа мәдхия булды. Премьера үткәннән соң, фильм Берлиндагы конкурста лауреат булды, Төркиянең Истанбул шәһәрендәге зиратка барып, Гаяз Исхакый каберенә дискны куеп, рәхмәтләр әйтеп, изге гамәлләр башкардык. «Җан Баевич»тан башладым, «Зөләйха» белән тәмамладым.
Айгөл – Эльмир Җиһангировлар: «Мөнәсәбәтләребез Гвардия урамындагы 5нче тулай торакта яралды»
Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар татар бүлегенә укырга кергәч танышкан:
Айгөл Җиһангирова:
– Мин мәктәпне тәмамлаган вакытта, апам кайда укый, мин дә шунда барырга тиеш, дип кабул ителә иде. Башка вариант каралмады да. Чөнки миңа кадәр 2 ел алдан туганнан туган апам Гөлүсә Иргалиева шушы уку йортына кереп укый башлаганнан соң, күңелемдә: «Мин дә шунда барам!» – дигән теләк уянды. Шуңа күрә сайлавымның төп сәбәбе дә шул.
Эльмир Җиһангиров:
– Без татар бүлегендә укыганда очрашып йөрдек, кавышуыбыз соңрак булды. Нефтекама шәһәрендә Педагогика көллиятендә укыган вакытта, Нәҗибә апа Сафина кызыл дипломлы студентларны җыеп алды да, шулар арасыннан без – ике егет – Казанны яуларга дип, Татарстанга юл тоттык. Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультетына килеп эләктек һәм моңа бик шат булдык.
Заманында мин иң чибәр, матур, озын буйлы һәм иң куе чәчле егетләрнең берсе идем. Өченче курста укыганда, беренче курста укучы Айгөлне күреп алдым. Күзләр күзләргә карады...
Айгөл Җиһангирова:
– Элек фатир арендалап яшәү юк иде, Гвардия урамындагы 5нче тулай торакта мөнәсәбәтләребез яралды. Апамның бүлмәсенә нәрсәдер сорарга кердем, шунда Эльмир да китап сорап кергән иде. Гашыйк булуым нәкъ кинодагы кебек булды. Күңелемдә, йөрәгемдә: «Сөя торган газиз яр шушы буламыни ул?» – дигән фикерләрнең йөгереп үткәнен хәтерлим. Шуннан соң очрашып йөри башладык, 5 ел университет юлларында бергә булдык. Соңгы курста укыган чакта, 2007 елның 31 декабрендә, шаулатып, гөрләтеп туйлар үткәреп, уртак тормыш юлын башлап җибәрдек.
«Ловись, халява!» белән яшәдем»
Фәнис Кәлимуллинга – ашханәне, Алия Кәлимуллинга «ловись, халява»ны искә төшерергә туры килде:
– Без пыяладан гына торган бинада укыдык. Җәен яман бик эссе була иде, эчәргә су җиткереп булмый иде. Шуңа күрә җәйге сессиядә күбрәк ашыйсы түгел, эчәсе килә иде, салкын суга лимон салып, зур гына савытларга тутырып, өйдән ташый идек. Мин Кәрим Тинчурин урамында яшәдем, читтән торып укыдым. Ул вакытта бер иптәш малай белән, җәяүләп, университетка укырга бара идек. Барганда Бауман урамыннан үтә идек, анда пәрәмәч белән чәй эчә торган төрле кафелар бар иде, шунда тамак ялгый идек. Укудан буш вакытта да шунда төшеп чәйләр эчә торган идек.
Биек бинаның 2нче катындагы ашханәсенә 1-2 тапкыр кереп чыктык, ләкин ул бик истә калмаган, чөнки чираты озын иде аның. Читтән торып укыгач, ашарга күбрәк үзебез белән йөрттек, – диде ул.
Алия Кәлимуллина:
– Гел шуның белән генә яшәдем! – ди актриса. – Кемдер кызыл дипломга укыгандыр, гел башлы булгандыр. Мин укыганымны гел онытып килдем. Оялам, кызарам инде... Ләкин мин әйбәт укыдым. Беренче курста гел «5»легә укыдым, аннан соң китте, китте... Аннан соң мин «ябышып» бардым! Янымда гел яхшы кешеләр бар иде, курсташларым бик әйбәтләр иде. «Кызлар, булышыгыз әле», – дигәч: «Мә, Алия апа!» – диләр иде. Аллаһка шөкер, менә шулай ерып чыктым. Шат, күңелле яшәдек, хәзер дә күңелле яшик!
Динә Латыйпова: «Хатыйп абый дәресендә, лекцияне язарга онытып, аңа карап утыра идем»
«Белмәгән очракта ничек импровизировать итә идегез?» – дигән сорау эләкте Динә Латыйповага:
– Мин барыбер нәрсә дә булса сөйләргә тырыша идем. Укытучы, яхшысынмыйча, көтеп торгандыр инде, ярар, сөйләп бетерсен бу, дип. Хатыйп абый – минем иң яраткан укытучым, остазым иде. Аның дәресендә лекцияне язарга онытып, аңа карап утыра идем. Чөнки Хатыйп абыйның лекциясен башым иеп язып утырсам, аның аңлатканын күрмичә калырмын, дип курка идем, – дигән Динә Латыйповага Хатыйп Миңнегулов кушылды:
– Бер серне ачыйм, Рафаэль ачуланмас, минем шундый гадәт бар – кызларга күзем төшә. Яшьтән үк, аннары олыгайгач та, кызларның үзләренә сиздермим. Бөтен студентка тигез карарга тырышсам да, арада күз төшкәннәре була. Мин күз төшкән кызга карагач, зиһен таралып, кайвакыт кире әйтергә дә мөмкин идем. Рафаэль, көнләштеңме? – дигәч үк, зал шаркылдап көлде. – Динә белән Рафаэльнең чыгышларын күзәтеп барам, аларның кызлары да үзләре кебек милли җанлы, телебезне, халкыбызны ярата торганнар. Рәхмәт! – иде галим.
Рафаэль Латыйпов, хатыны Динәдән аермалы буларак, журналистика факультетының татар бүлеген тәмамлаган:
– Бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Мин – журналист, ләкин ничек кенә булса да, миңа татфак бик тә якын. Динә дә, кызларыбыз да татфак тәмамлады. Яшәсен, татфак!
Динә Латыйпова:
– Безне бер үк укытучылар, остазлар укытты. Матур итеп белем бирделәр. Туган тел ул – әти-әни теле. Безнең телебезне дә тәрбияләп, үстереп, яшәтеп, нинди генә каршылыклар булса да, телебезнең матурлыгын югалтмыйча, аның җылылыгын саклап, безгә белем биргән мөгаллимнәребез, остазларыбыз алдында баш иябез. Кайда белем алдың, дисәләр: «Мин татар теле бүлегендә белем алдым», – дип җавап бирәм. Рәхмәт сезгә! Татар телен яратуым һәм татарча сөйләшә белүем белән бәхетлемен, – диде.
Артем Пискунов: «Резедә белән җитәкләшеп йөри торган вакыт... Лифт эчендә элек йөргән кыз очрады»
Артем Пискуновка «татфакта лифт тарихы» темасы эләкте. Биек бинадагы лифтны күпме көтәргә кирәклеген, анда күпме генә кеше сыйганын искә төшереп тору да кирәк түгелдер. Татфакның биек бинада урнашкан булуын хәзерге буын белә микән әле?
– Лифтта бер тарих булды. Аны Резедәгә, гомумән, беркемгә сөйләгән юк. Резедә белән җитәкләшеп йөри торган вакыт. Лифт ачылды. Кердем һәм лифт эчендә элек йөргән кыз басып тора. Мин бит инде начар артист түгел... Танымаган кеше шикелле, басып тордым инде карап, кем микән соң син дип. Резедә белән дә сөйләшкән булам. Рәхмәт, ул кыз бер сүз дә әйтмәде. Үткән-беткән инде.
Татфакта укуым белән бик бәхетлемен. Мөгаллимнәрем миңа бик зур белем бирде. Бу – чын ихлас сүзләр. Мин – укытучы баласы. Шулай да һич кенә дә укырга яратмый идем. Әни укытучы булгангамы, әнинең йөзенә кызыллык китерергә ярамый, укырга-укырга, диләр иде.
Ул вакыттагы баш режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин киңәше белән, КФУга укырга кердек. Читтән торып укысак та, без монда искиткеч күп белем алдык. Татар теленә, әдәбиятына чынлап гашыйк булдык, аның турында нәрсәдер сөйли алырга өйрәндек. Спектакльләрдә уйнаганда авторның кем икәнен, аның нәрсә турында язганын белдек. Пьесаның гына түгел, язучының да тарихын белергә кирәк. Мөгаллимнәрем, укытучылар, бик зур рәхмәт сезгә! Без сезне, сез безне онытмыйсыз. Гел шулай ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсын, – диде ул.
Резедә Сәлахова: «Татфак һәрвакыт яшьләрне җәлеп итеп торсын иде»
Резедә Сәлаховага иң күңелле истәлек турында сөйләргә кирәк иде. «Лифтта!» – диде, артта утырган Артем Пискунов. «Шунысы булган икән!» – дип күз кысты Резедә Сәлахова.
– Иң күңелле истәлек – диплом алган чак булгандыр. Һәр зачет-имтихан тапшыру, курс эшен һәм диплом эшен яклау – һәрберсе истәлек. Беренче курс эшемне бик яхшы хәтерлим: мин аны Гөлфия Рәсилевнадан язган идем. Ул вакытта курс эшенең, гомумән, нәрсә икәнен белмим. Без читтән торып укыгач, бик газапламадылар, әмма Гөлфия Рәсилевна мине йөртте... Ләкин шул вакытта ул миңа курс эшен язарга өйрәтте! Яшерен-батырын түгел, читтән торып укучылар курс эшләрен кемнәндер яздырырга мөмкиннәр. Әмма мин үзем язган идем. Фоат Садриевның «Таң җиле» романы буенча иде бу. Гөлфия Рәсилевнага үзем туплаган материалны алып килдем. Минем өчен бу – таныш әйбер түгел иде, чөнки без театр училищесында мәтәлчек атып, җырлап-биеп йөрдек, ә монда исә лекция язып утырдык. Безгә бу ят эш иде.
Курс эшемнең каралама вариантын Гөлфия Рәсилевнага күрсәттем, ул миңа җитешсезлекләрне аңлатты да: «Язып биргән кешеңә шулай дип әйт!» – диде. «Ничек, язып биргән кешегә?.. Мин үзем яздым», – дидем. «Ярар, ярар», – дип, ышанмыйчарак әйтте. Исән-имин язып бетергәч, курс эшен тапшыргач: «Нигә эчтәлеге алфавит буенча түгел соң моның, бала?» – диде. Шулай итеп, Гөлфия Рәсилевна курс эшемне кабул итте. Мөгаен, ул иң күңелле истәлек булып калгандыр!
Хатыйп абый, Әлфия Шәүкәтовна, Нурфия Марсовна, Тәлгат абыйларга зур рәхмәт! Чыннан да, бик күпкә өйрәтте безне остазлар, безгә таныш булмаган дөнья иде ул. Ярый әле Рәшит абый Заһидуллинның: «Телегез дә камилләшер, әдәбиятны да яхшырак белерсез», – дигән киңәшен тыңлап, бирегә кергәнбез, 6 ел укыганбыз. Алган белемнәребез бары тик файда китерә, ярдәм итеп тора. Алла бирсә, татфакның 100 еллыгында да очрашырга язсын, татфак зурайсын, артсын, балаларыбыз, оныкларыбыз укысыннар, татфак яшәсен, һәрвакыт яшьләрне җәлеп итеп торсын иде, – дигән теләкләрен җиткерде Резедә Сәлахова.
Ләйсән Ветрованың иң истә калган имтиханы: «Җырлап сөйләп чыктым!»
Җырчы Ләйсән Ветрова иң истә калган имтихан турында сөйләп бирергә тиеш иде.
– Диләрә Гариф кызы Тумашевадан. Гастрольдән кайттым да имтиханга килдем. Классификация ятланмаган, «халява» булышмады. Ничек сөйләрмен, дим. Сорау алдым да... Юк инде менә, нуль! Борылып карасам, артымда Нур Алиев, Марат Шәйдуллин утырган. «Марат, – минәйтәм, – ике җөмлә, ике җөмлә!» Бу миңа 2 җөмлә язып бирде дә, мин шул 2 җөмләне 2 бит итеп язып чыктым. Фәнүзә апаны көтәм, чөнки миңа «дүртле» җитә. «Сөләйманова!» – ди Диләрә Гарифовна. Минәйтәм, бетте хәзер.
Каршысына килеп кенә утырдым, карыйм, икенче сорау – Бохарадагы тарихи һәйкәлләр. «Менә мин икесен хәтерлим», – дип әйтә башлаган идем, Диләрә Гарифовна: «Бохарада булганың бармы, сеңелем?» – дип бүлдерде. «Юк, мин – авыл кызы, Чувашиядән килдем. Казанга гына килгәнем бар, бүтән беркая да барганым юк», – дигән идем. Фәнүзә апа: «Ул безнең – Чувашиядән, махсус чуваш газеталарын алып килә, чувашча укып бирә», – диде. Диләрә апа Бохарада булган һәйкәлләр турында сөйли башлады. Мин тыңлап утырам – башка сеңә бара.
«Ярар, беренче соравыңа күчик», – диде Диләрә Гарифовна. Беренче сорауны беләм бит, рәхәтләнеп укый башладым. «Туктале, сеңлем, XIII гасырдан соң булган хәлләрне сөйлисең», – диде. «Ә-ә-ә, шулай шул!» – дидем дә, бөтен «булган» дигән сүзләрне «булмаганга» әйләндердем дә судан коры чыктым. «Әйдә, икенче соравыңа күчик», – ди бу. Икенче сорауга Диләрә Гарифовна сөйләгәнне үзем сөйләп чыктым да: «Фәнүзә, ничек моңа «дүртле» куясың, моңа «бишле» куярга кирәк», – диде. Өстәмә билет алырга кушты. Өстәмә билет та алдым, Диләрә Гарифовна сөйләгән сорауга да туры килде, елмаеп та җибәрдем, җырлап сөйләп тә чыктым. «Бишле» дә куйдылар! Иң рәхәт имтиханым шул булды! – диде җырчы.
Рамил Төхвәтуллин: «Остазларыбыз усаллык белән түгел, ә ата-ана, абый-апа буларак карадылар»
«Спектакль премьерасы чыгарган вакытта, параларны калдырырга туры килгән чаклар булдымы?» – дигән сорау бирделәр Рамил Төхвәтуллинга:
– Юк, – диде ул.
– Рамил абый, син «от» и «до» укыгансың ахры, – диде Илфак Хафизов.
– Миңа беренче соравыгыз күбрәк ошады. Безгә катгый карадылармы? Шәхсән үзем турында болай әйтә алам. Мөхәммәт абый Мәһдиев, урыны җәннәттә булсын, миңа бик катгый рәвештә таләпчән иде. Вафатына 1 ай кала без аның белән очраклы урамда күрештек. «Рамил, син мине гафу ит. Мин сиңа гел «дүртле» куйдым, чөнки син авыл балаларына караганда күбрәк белергә тиешсең, дигән таләп белән сынадым», – диде.
Йомшак карау булгандыр, чөнки остазларыбызның безгә карата бик мәгънәви максатлары бар иде. Алар безгә: «Болар – киләчәктә безнең зыялылар дәрәҗәсенә үсә торган балалар булсын иде», – дигән теләк белән карадылар алар. Усаллык белән түгел, ә ата-ана, абый-апа буларак, кешечә карадылар. Шуны онытмаска кирәк – безнең университет, беренче чиратта, татар зыялыларын, татар әдипләрен, сәнгать, мәдәният әһелләрен тәрбияли. Шуны аңлап укыганда, аның әһәмияте бермә-бер арта. Диплом кемгәдер чыннан да кирәк, ә кемнеңдер киштәсендә тузан җыеп ята. Ләкин сеңдереп барган белем – балаларыңа, оныкларыңа тапшыра торган хәзинә, – диде ул.
«Фатирник»ның кызган чагы «ачык микрофон» форматында дәвам итте. Ягъни студентлар үзләре теләгән сораулар бирде. Сорау бирмәсәң дә яхшы түгел, бирсәң дә бик уйлап кына бирергә кирәк бит. Кайбер сорауларны йөрәккә якын кабул итүчеләр дә булды... Кыскасы, барысына да ярап бетеп булмый.
«Икеле алып, өстәмә сессиягә калганыгыз булдымы?» – дип сорау бирделәр Рамил Төхвәтуллинга. Рамил әфәнде төплерәк сорау көткән, күрәмсең: «Нигә сезне ул кызыксындыра? Сезнең башыгызга төшкән бәла мәллә?» – дип сораулы караш ташлады ул. «Театр, сәнгать, рольләр, кино, татар милләте турында сораулар бармы?» – диде Рамил Төхвәтуллин.
– Мин укырга зур максат белән кердем. Рус мохитендә тәрбияләндем, үстем, рус-инглиз мәктәбен тәмамладым. Театр училищесында да рус бүлегендә укыдым. Аннан соң татар бүлегенә укырга кердем. Минем беренче максат – телне камилләштерү, татар әдәбияты, татар халкының тарихы белән танышу. Диплом өчен генә укырга кермәдем. Татар бүлегендә Хәлим Җәләлов укырга киңәш итте, урыны җәннәттә булсын. Гастрольләр дә туры килде, укыган вакытта кыен чаклар булды. Театр бит ул – үзенә күрә бер диктатура. Синең – дәүләт имтиханы, ә ул беркемне дә кызыксындырмый. Шуңа күрә бик күп тырышырга туры килде, – дип, яшьлек елларын искә алды Рамил Төхвәтуллин.
Динә Латыйпова әсәрләр язуы турында: «Халык ябырылып укый башлады...»
«Сезнең бәйрәмнәрне алып барганыгызны беләбез. Социаль челтәрләрдә «Мәк чәчәге» дигән хикәяне укып чыккан идем, аның тулы вариантын укып буламы? Татфакта укыган вакытта ук яза идегезме?» – дип сорау бирде Илфак Хафизов Динә Латыйповага.
– Ул әсәр пандемия вакытында языла башлады. Ул вакытта безнең һөнәр ияләре эшсез калды, өйдә тордык. Шул вакытта мин «Мәк чәчәге» дигән әсәр яза башладым һәм аны социаль челтәрләрдә дә урнаштырганым булды. Ул бер танышымның язмышына нигезләнә. Уйнап кына язылган иде... Ләкин аны халык ябырылып укый башлады, әсәрнең күләме дә артканнан-арта торды. Әсәрне тәмамласам да, халык аның дәвамын көтте. Без Рафаэль белән ул китапны чыгардык: 585 биттән торган, кып-кызыл тышлы, мәк чәчәге рәсеме төшерелгән китап. Монда безнең яшьлек, мәхәббәт, хыянәт, тормыш, мәхәббәтне саклап калу күрсәтелгән. Бәлки, үзебезнең язмыш та бардыр. Без аны 1000 данә тираж белән чыгарган идек, бүгенге көндә ул, халык соравы буенча, 5 мең данәдә чыкты. Рамил әфәндегә бу әсәрне фильм итеп төшерергә тәкъдим итәм. Әйдәгез, төшерик!
Әсәрләремнең күбесе интернет челтәрләрендә чыга, мин турыдан-туры телефонга язам, – диде Динә Латыйпова.
Ләйсән Ветрова: «Хәзер сәхнәгә җырчы булып чыгар өчен «блат» та, «сестла» да түгел, акча кирәк»
Студентларны эстрададагы хәлләр, андагы вазгыять тә кызыксындырды. Кичәдә җырчы Ләйсән Ветрова, Эльмир һәм Айгөл Җиһангировлар утырган чакта, сорап калыр өчен менә дигән форсат иде бу. «Татар эстрадасында элемтәләр булу мөһимме? Элемтәләр булмаган кешегә нишләргә?» – дигән сораулар яңгырады.
– Мин танылган артист түгел, үз җаема, теләгәндә – җырлап, теләгәндә сөйләп яшим. Шуны әйтәсем килә: хәзер җырчы булып сәхнәгә чыгар өчен «блат» та, «сестла» да түгел, акча кирәк. Беренче чиратта, җырны сатып алыр өчен акча кирәк. Фонограммасын ясарга, яздырырга, ротациягә бирергә... Клип төшермәсәң, җырның дәвамы юк. Шуңа күрә, гомумән әйткәндә, туганың да, «өстә» түрә булып утырган якташың да ярдәм итми. Әгәр аның бик күп акчасы булып, акчасын бирмәсә, – дип җавап бирде Ләйсән Ветрова.
Рамил Төхвәтуллин сорауга болай җавап бирде:
– Адәм баласы өчен иң катлаулы әйбер – дөрес һәм дөрес булмаган юлны сайлау. Әгәр дә Сез һөнәри яктан үзегезне талантлы, ышанычлы хис итәсез икән, ул, әлбәттә, бик матур сыйфат. Әмма ләкин иң зур фаҗигагә илтә торган әйбер – профессияне бутау. Сиңа элемтәләр генә ярдәм итми.
Безнең иҗат турыдан-туры халык белән бәйле. Халык ул бүген мәрхәмәтле, иртәгә төкереп китәргә мөмкин. Ләкин халык үз итсә, яратса, рухи яктан күтәрә, син инде мәңге аның кумиры булачаксың, – диде ул.
– Өстәп шуны гына әйтәсем килә: акча кирәк, килешәм. Максатчан булу да мөһим. Әмма шуның белән бергә тырышлык та кирәк. Тырышлык белән бергә эчеңдә җырлау, иҗат итү теләге булырга тиеш. Табигатьтән килгән талант – сәләт тә булырга тиеш, – диде Эльмир Җиһангиров.
Ильяс Гафаров: «Беренче чиратта, иҗатка ярдәм итү максаты белән яшибез»
«Yummy music» лейблы директоры, продюсеры Ильяс Гафаров соңлап булса да, кичәгә килеп җитте. Аның да татар бүлеген тәмамлаганын яшьләр белеп бетермидер (мин дә белми идем шул). Ильяс әфәнде буш кул белән килмәгән: Дәрдемәнд шигыренә язылган җырның клибын да күрсәтте.
Студентлардан: «Yummy music» лейблы канаты астына алган музыкантларга ничек ярдәм итәсез?» – дигән сорау яңгырады.
– Безнең иҗади берләшмәдә «канат астында йөрү» дигән күренеш юк. Без барыбыз да бер-беребезгә ярдәм итәбез, чөнки безгә артистлар әзер идеяләр белән килә. Хәзер яңа заманча контент кирәк, дип әйтергә яраталар. Без алар белән шушы контентны иҗат итәргә, тормышка ашырырга ярдәм итәбез. Алар үзләренең аудиториясе белән материалны таратырга ярдәм итә.
Шулай ук, без башка сәнгать әһелләре белән дә төрле юнәлешләрдә эшлибез, хезмәттәшлек итәбез. Театр һәм кино режиссерлары, рәссамнар, медиа осталары һ.б. Безнең иҗади берләшмә төрле талантлар көче белән яши. Бүген без аларга ярдәм итсәк, иртәгә безгә ярдәм итәләр. Беренче чиратта, иҗатка ярдәм итү максаты белән яшибез, – диде Ильяс Гафаров.
«Шушы залда утыручылар арасында әзер идеяләр белән килсәләр, сез аларга ярдәм итәсезме?» – дип кызыксынуларын дәвам итте студентлар.
– Әйе. Безнең студиядә 5-6 кеше эшли. Һәрхәлдә, үзебез ниндидер проектны күтәрә алмасак, кешеләргә башка коллегаларның контактларын бирәбез. Безнең кебек башка иҗади берләшмәләр белән дә эшләп карарга тәкъдим итә алабыз. Кемгәдер беренче адым ясар өчен бары тик киңәш, этәргеч кенә кирәк. Кемгәдер, чыннан да, финанс ярдәме кирәк булырга мөмкин. Мондый очракларда берләшеп, югарырак баскычларга менеп, «өстән» ярдәм сорый алабыз, һәм безгә шундый ярдәмне республикабыз да күрсәтә, федераль күләмдә дә оешмалар ярдәм күрсәтәләр, – диде Ильяс Гафаров.
Рәдиф Җамалетдинов: «Без балаларны сезнең мисалда тәрбияләргә тырышабыз»
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов биредә катнашучыларның бүгенге көндә республикада һәм Россия күләмендә сәхнә «йолдызлары» булуларын искәртте:
– Бу ел институтыбыз өчен бик тә үзенчәлекле. Казан университетының 220 еллыгын да зурлап билгеләп үттек. Шулай ук, үз вакытында факультет булган татар теле, әдәбияты бүлегенең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бик күп чаралар узды, конференция, семинарлар, төрле конкурслар, олимпиадалар булды. Ә инде соңгы арада үткәрелгән чаралар – истәлекле, аеруча кыйммәтле. Чөнки әлеге чараларда һәр көнне төрле юнәлешләрдә дөнья күләмендә танылган галимнәр, укытучылар белән очрашулар булды.
30 ноябрьдә УНИКСта «Канат ярганда» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде, 7 декабрьдә КФУның актлар залында Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендә Татар халык хорының татар бүлегенә багышланган концерты булды. Чаралар шуның белән төгәлләнә. Сезнең монда булуыгыз безне яңа фикерләргә этәрде. Хәзер яңа планнар белән яши башладык, риза булсагыз, киләсе елларда да мондый очрашуларны, чараларны дәвам итәр идек. Чөнки залда утырган яшьләребез, студентларыбыз сезне монда көтә.
Еш кына безнең институтка укырга керүчеләр мондый сорау бирә: «Кем булып чыгарбыз, кайда эшләрбез икән?» – диләр. Болай дип җавап бирәбез: «Киләчәктә филолог, укытучы була аласыз, фән һәм мәдәният өлкәсенә кереп китә аласыз. Шул ук вакытта Рамил Төхвәтуллин, Равил Әхмәтшин, Данис Шакиров кебек вазифаларда эшли аласыз», – дибез. Һәркемнең язмышы үз кулында. Яшьләр юлны сайлаганда, аларга сезнең киңәшләрегез бик кирәк. Без балаларны сезнең мисалда тәрбияләргә тырышабыз, – диде Рәдиф Җамалетдинов.
Гөлфия Гайнуллина: «Традицияләр өзелмәгән, өзелмәячәк, чөнки аның сере – ярату көчендә»
КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина бүгенге көндә татар бүлегендә укучы яшьләрнең татфакны тәмамлаучыларның барысын да белеп бетермәүләрен әйтте:
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
– Менә хикмәт нәрсәдә. «Халык артисты» һәм «татфак» – икесе ике әйбер кебек тоела. Ә бит татар бүлегендә бүген дә актерлар мәктәбе бар, «Мизгел» театр студиясен Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов алып бара икән, бу – бүген дә актерлар әзерләү эше бара, дигән сүз. Рамил Төхвәтуллин, Резедә Сәлахова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар безнең бүлеккә инде әзер, танылган артист булып килделәр. Сүз тәмен белү, әдәбиятны тирәнрәк өйрәнү, спектакльләрне куйган вакытта персонажларны якыннан тою дисеңме – барысы да ярдәм итте.
«Фатирник»та студентлар үзләрен бик рәхәт, иркен хис итте. Аларның сораулары бетмәде әле... Алар рухланып кайтып китте. Күрдегезме, зал китми торды! Кеше тыныч кына чыгып китеп, бәйрәмне онытмады, дигән сүз. Монда төп роль – Илфак Хафизовта. Гаилә рухын тудыруда хәзерге вакытта аның җитәкчелегендәге «Мизгел» театры зур роль уйный. Репетицияләр вакытында үземнең дә «Мизгел» театрына йөрергә теләгем туды. Институт җитәкчесе Рәдиф Рифкатович – үзе дә гаилә җанлы кеше.
Җанлы, җылы очрашуның тагын бер сәбәбе бар: ул традицияләр өзелмәгән, өзелмәячәк, чөнки аның сере – ярату көчендә. Ярату көче беркайчан да юкка чыкмый. Сәхнәдә элек Булат Эрнестович, Рамил Хәмитович, Ләйсән Хәбировналар уйнаса, хәзер инде – башка буын. Шушы көч буыннан-буынга күчә һәм ихлас кешеләрне туплап, бер матур очрашуга әверелә. Татфакның иң төп көче – гаилә рухында. Һәркемдә ихласлык һәм яратуның яшәвендә. Шунлыктан очрашу да бик җылы, рәхәт, онытылмаслык булды. Татар бүлегендә укыган Әстерхан, Чиләбе кызлары да кичәне карап, сокланып кайтып китте. Алар туган якларына кайтып сөйләячәкләр, безгә абитуриентлар китерәчәк, – дип билгеләп үтте галимә.
Илфак Хафизов: «Татфак ул – татар яшьләренең каймагы!»
«Мизгел» театр студиясен җитәкләгән Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов белән дә кичәдән соң сөйләшеп алдык:
– Кечкенә чагымнан ук хикәяләр, шигырьләр язарга ярата идем. Театр училищесын тәмамласам да, дөрес итеп татар әдәби телендә язарга өйрәнү өчен, татар бүлегенә укырга кереп карарга булдым. Режиссерыбыз Рәшит абый: «Камил акыллы, белемле, әдәби телдә сөйләшә алган кешеләр кирәк, керегез әле», – дип киңәш бирде. Һич кенә дә татар бүлегендә укуыма үкенмим. Училищеда бит бер генә парда парта артында утыра идек, калган вакыт – гел хәрәкәттә уза иде.
Татар бүлегендә мөгаллимнәребез: «Сез татар халкын мәдәни яктан агарту өстендә эшлисез, сез моны белергә тиеш», – дип әйтә иделәр. Укытучыларга бик рәхмәтлебез!
Әлеге кичәне дә Гөлфия Рәсилевна бергәләп эшләргә тәкъдим итте, бу эшкә бик теләп алындым. Өйдәге кебек җылы һәм рәхәт кичә булды, теләктәшлек белдергән артистларга рәхмәт! Кызыклы истәлекләрен сөйләделәр, бик кызыксынып тыңладык.
Тинчурин театрында олы кешеләр белән фикер туплыйсың, ә «Мизгел» театрында яшьләр белән эшлим. Татфак ул – татар яшьләренең каймагы! Монда яшьләр кайнап тора. Артистлык, актерлык мәктәбе бездә беркайчан тукталып тормаган, һәм йолдызлар фабрикасы да бездә ул! Яшибез әле, дуслар! – диде Илфак Хафизов.
Рәхмәт сүзе
– Барлык укытучыларыбызга, остазларыбызга уңышлар телибез. Без үзебезнең юнәлеш буенча – укытучы булмасак та, журналистикадан китмәсәк тә, мөгаллимнәр салган татар рухы әле дә күңелдә саклана. Ул гаиләгә дә күчә. Нинди генә мәҗлес үткәрмик, концертлар куймыйк, «кайда укыдыгыз» дип сорамыйча калганнары юк. Димәк, ул – телебездә дә, үз-үзебезне тотышыбызда да чагыла. Һәр остазыбызга рәхмәт, – диде Эльмир һәм Айгөл Җиһангировлар.
– Тормышыбыз – һәркемнең үз кулында. Без бирегә килгәнбез һәм татар бүлеген тәмамлаган икән, барыбыз да – татфаклылар. Бу – зур шатлык һәм зур бәхет. Остазларым, курсташларым, чын күңелдән бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә әйбәт студентлар килсен һәм һәрберебезгә, яшисе килә, дип яшәргә язсын, – диде Ләйсән Ветрова.