Түбән Камада бер ир әтисен кыяр әрчеп бирмәгән өчен үтергән

Түбән Кама районында бер ир-ат әтисен пычак белән чәнчеп үтергән. Бу хакта «Mash Iptash» Телеграм-каналы яза.

Бу хәл «Шинник» бакчачылык ширкәтендә була. Рафаэль әтисенә кыяр әрчергә куша. Әтисе ачулана башлый һәм улын муеныннан эләктереп ала, ә уң кулына пычак тоткан була. Рафаэль әтисенең курткасына ябыша һәм өстәлдә яткан тагын бер пычакка күзе төшә. Ә алга таба ни булганын хәтерләми.

Исенә килгәч, әтисенең гәүдәсен беседка идәнендә таба. Канын туктатырга тырыша, күршеләренә чаба, «ашыгыч ярдәм» чакырта. Тик соң була инде. Рафаэльгә 8 ел биргәннәр.

Читайте на 123ru.net