Данир Сабиров хатынына бик кыйммәтле бүләк ясаган

Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова ире алып биргән текә машинасын күрсәтте.

Блогерның кыйммәтле бүләге «Ир-атның адекват көнләшүе нинди булырга тиеш?» дигән шаян видеосында күренә. Баксаң, «дөрес» итеп көнләшүче ир-ат: «Кадерлем, таксистлар белән йөрүеңне теләмим, менә сиңа «Порше», – дип, хатынына өр-яңа «Порше» машинасының ачкычы тотып атарга тиеш икән.

Язылучылары блогерны котлап, аңа хәерле юллар теләгәннәр. «Булдырасыз, сез күпләргә үрнәк», «Мондый матур хатынга бары тик «Порше». Патшабикә», – дип язалар алар.

«Бу мактану булды инде. Карагыз, минем «Порше» дип. Ничектер күрсәтергә кирәк бит инде машинаны. Сторис төшереп булмый, чынлап мактану була. Просто кадрга эләксен дип тырышкансыз", – дип тә язып калдырганнар.

Читайте на 123ru.net