Үтерелгән Зәлиянең әти-әнисе: «Яраткан кызыбыз, син терәгебез һәм өметебез идең...»

Акыллы, чибәр, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кеше – 29 яшьлек Зәлия турында якыннары шундый сүзләр генә әйтә. Кызның әти-әнисенең җанында хәзер ниләр булганын күз алдына да китереп булмый. Зәлия Шәмигулованың әнисе кызы истәлегенә социаль челтәрдә язма урнаштырган, дип яза «СтарХит» сайты.

«Кызым, җаным минем, горурлыгым минем. Мин һәрвакыт сине яратачакмын», – дип язган Зөлфия Шәмигулова. Бу сүзләргә һәлак булган кызның әтисе дә кушылган. «Яраткан кызыбыз, син безнең терәк һәм өметебез идең. Бу хәсрәтне берничек тә аңлатып булмый...» – дип бетеренә кайгыга бирешкән ир.

Зәлия Шәмигулованың мәетен туган шәһәре Учалыга алып кайтканнар. Аны соңгы юлга кайчан озатачаклары әлегә билгеле түгел. Якыннары төгәл датаны әйтмәгән.

«Җирләү буенча берни дә әйтә алмыйм, чөнки җәсәден әле генә алып кайттылар. Үзебезнең йолалар буенча, тиешенчә җирләячәкбез. Туганнары көнен әйтмәсә булды», – дип сөйләгән Зәлиянең туган апасы.

Искәртеп үтик, Зәлияне Маврикия утравында вәхшиләрчә үтерделәр. Бу җинаятьне аның танышы, программист Пурявирсингх Сундур кылган. Сорау алганда ир Зәлиягә өйләнергә җыенган булуын, аны көнләвен сөйләгән. Ачуы чыккач, ул аны үтерергә уйлый. Алар 17 августта очраша – Зәлия Сундурның машинасына утыра, шуннан соң кызны беркем дә күрми. 5 көннән соң кызның мәетен табалар.

«Бель-Роуз кешесе полициягә Зәлияне үтерергә карар кылуы турында сөйләгән, чөнки ул аны үзенә хыянәт иткән дип ышанган. Ул Зәлиянең телефонында компромат хәбәрләр тапканлыгын раслаган», – дип хәбәр иткән чыганак.

Зәлия Шәмигулова Учалыда туган, Чиләбедә укыган һәм шунда эшләгән. Соңгы елларда дөнья буйлап сәяхәт иткән, бу хакта интернетта язылучыларына да сөйләгән. Соңгы язмаларының берсе Маврикия утравына багышланган.

«Кая да булса менү – һәр сәяхәтнең мәҗбүри пункты. Һәм ул никадәр озаграк булса, биеклек яулаулар шулкадәр күбрәк булырга тиеш! Мин утрауны монда яшәүче кешеләр белән өйрәнергә яратам, алар миңа күрсәткән урыннарны мин үзем белмәс тә идем, яки аларга барып җитә алмас идем. Маврикиядәге таулар биек түгел, әмма теләсә нинди биеклек – ул физик яктан да, менталь яктан да тренировка. Һәм инде, әлбәттә, искиткеч манзаралар белән хозурлану мөмкинлеге дә», – дип язган булган Зәлия.

Читайте на 123ru.net