Белгородны коточкыч утка тотканнар: шәһәрдә янгыннар, һәлак булучылар күп

Белгород губернаторы Вячеслав Гладков өлкәне утка тоту турында хәбәр итте. Губернатор хәбәрендә 1 кешенең һәлак булуы, 7 кешенең яралануы билгеле булса, ШОТ каналы соңрак 2 кешенең һәлак булуы, яраланучыларның 14 булуын хәбәр итә.

Шәһәрдә күп катлы йортка, бизнесменнарның биналарына һәм балалар бакчасына снаряд тигән. Бер снаряд җиңел автомобильгә тигән, андагы бер кеше һәлак булган. Шәһәр янындагы Дубовое бистәсендә ике шәхси йортка ут капкан, шулай ук «Сити Молл» сәүдә үзәге янында янгын чыккан.

22.12 сәгатькә ШОТ каналы һәлак булучыларның 5, яраланучыларның 37 булуын хәбәр итә. Бер хатын-кыз һәм 4 ир кеше ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак булган. Һәлак булучыларның саны тагын да артуы ихтимал – 7 кешенең һәм 3 баланың хәле бик авыр дип хәбәр ителә.

Күп кенә йортларның тәрәзәләре ватылган. Егермегә якын автомобиль зыян күргән.

Читайте на 123ru.net