Дышать: «Минем җырларымда, гадәттә, үз-үзем белән мөһим темаларга сөйләшү күзәтелә»

  • «Дышать» тәхәллүсе астында иҗат итүче Гөлназ Шакирова 1990 елның 29 июлендә Казанда, гаиләдә икенче бала булып туа, үзеннән олырак апасы бар. Гөлназ 11 сыйныфны тәмамлагач, Казанга мәдәният институтына укырга керә. 21 яшендә бию студиясе ача, бүгенге көндә дә бу студия эшләп килә, Гөлназ анда җитәкче ролен башкара. Иҗат юлын рус җырларыннан башлап җибәрә, соңгы 2-3 елда гына татар җырлары чыгара башлый. Иң популяр җырлары – «Тыпырдатып», «Шулай».

«Дышать» турында кызыклы фактлар:

  • Хыялы – фильмда начар герой ролен башкарып карау.
  • «Секонд Хенд» кибетеннән киемнәр алырга ярата.
  • Мотоциклда йөри белсә дә, йөртү таныклыгы алырга имтиханны инде бишенче җәй тапшыра алмый.
  • Клипларында совет машиналарын курсәтергә ярата: рус клибында – «Копейка», «Шулай» клибында – «Волга», «Барыбер»дә – «Нива» машиналарын күрсәткән.
  • Гади, өй ризыкларын ресторандагы ашамлыклардан өстенрәк күрә.
  • «Битва экстрасенсов» дигән телешоу карарга ярата.
  • Гөлназ, сиңа ничә яшь?

    Ничә яшь бирер идең соң миңа?

    21 дән дә күбрәкне биреп булмый,бик яшь күренәсең.

    Миңа күңелдә 21, ә чынлыкта – 34 яшь.

    Болай яшь күренүеңнең сере нидә соң?

    Белмим… Бу – әтидән күчкәндер, аңа 40 яшьтә 30ны биреп була иде. Дәү әниемә – әтиемнең әнисенә – 70 яшь булганда, аның бер ак чәче дә юк иде. Аларга охшаганмындыр мин. Бәлки, алар «вампир»лардыр, белмим...

    Син тумышың белән кайдан?

    Мин – Казаннан. Әни – Кама Тамагы районыннан, ә әтием – Сарман якларыннан.

    Кайда укыдың?

    9нчы сыйныфка кадәр мәктәптә укыдым, аннары театр училищесына керергә теләдем, тик миңа анда: «Сиңа монда укырга иртәрәк, син кечкенә әле», – диделәр. Шуңа мин 11 сыйныфны тәмамлап мәдәният университетына кердем. Монда укырга миңа бик рәхәт иде, чөнки без күбрәк иҗат белән шөгыльләнә идек. Уку кебек тә булмады, барысы да күңел өчен иде.

    Әти-әниеңнәр кемнәр?

    Әнием 17 яшьтән башлап гомер буе заводта, тире эшкәртү белән шөгыльләнгән. Әтием кайда гына эшләмәгән: ул циркта атлар да карады, пароходта повар булып та эшләде. Ул үзенең күңеленә якын эшне эзләде. Хәзер әтием вафат.

    Сәхнәгә тәүге адымнарыңны кайчан ясадың?

    Балачактан, балалар бакчасыннан ук җырлыйм. Бакчадагы тәрбияче апаларыбыз безне төрле конкурсларга, фестивальләргә күп йөрттеләр. Бик әйбәт бакчага эләктем, мондагы апалар безнең иҗатыбызның «әни»ләре булды.

    Фото: © Гөлназ Шакированың шәхси архивыннан

    Гөлназ, ни өчен син «Дышать» тәхәллүсен алдың?

    Мин суларга яратам, барлык кешеләр суларга ярата. «Дышать» сүзе ул һәркемгә якын, шуңа аны алырга булдым.

    Син образларыңны үзең җыясыңмы? Яисә стилистлар ярдәм итәме?

    Мин махсус образлар җыймыйм, мин төрле төсле башлыклар кияргә, чәчләрне толымнарга үрергә яратам – бу инде чәчләр миңа комачауламасын өчен. Һәм шулай «Дышать» образы килеп чыкты инде.

    Образларыңда нинди төсләр күбрәк очрый?

    Күбрәк кара төс, тик шәмәхә, яшел, сары төсләр дә очрый... Гомумән, барлык төсләрне дә яратам, кызыл төсне генә өнәп бетермим.

    Нишләп образларыңда татар колоритларын кулланырга булдың?

    Мин бит татар кызы! Балачакта авылда телевизорлардан «Сөембикә» образларын күреп үстем, шуннан калгандыр инде ул.

    «Минем «Мин – татар, мин моның белән горурланам», – дип уйлаганым юк...»

    Татар кызы булуың белән горурланасыңмы?

    Минем: «Мин – татар, мин моның белән горурланам», – дип уйлаганым юк. Мин гаиләм, дәү әтием, дәү әнием белән горурланам, чөнки алар мине балачактан татар телен яратырга өйрәттеләр. Аларның өйләрен, көндәлек эшләрен күреп үстем, бу бит – тарих. Һәм мин бу тарихны заманча музыка аркылы дөньяга башка төрлерәк чыгарам.

    Син башта рус җырлары җырлый идең бит, әйеме?

    Мин 2018 елда җырлар яза башладым. Ә «Дышать» – музыкант исеме түгел, ә «ВКонтакте» социаль челтәрендә иҗат группамның исеме булырга гына тиеш иде. Мин анда үзем төшергән видеоларны, биюләремне кертергә дип кенә уйлаган идем. Тик аннары без дустым Майкрайз (продюсер) белән эксперимент ясарга булдык. Мин аңа: «Син бит рус кешесе, сиңа «бас» сүзе ничек аңлашыла?» – дидем. Ул: «Музыкадагы «бас» («бәреп»торучы музыка) күз алдыма килә», – диде. Ә безнең татар телендә «бас» – ул «вставай». Шулай итеп, шушы ике мәгънәне куштык та, яңача итеп «Әпипә» җыры килеп чыкты.

    Тагын рус җырларын чыгарырга уйлыйсыңмы?

    Әгәр миңа моңсу булса – чыгарачакмын. Миңа илһам килә дә, мин җырларны иртәрәк язып куям. Хәзер миңа татарча экспериментлар ясау кызыграк.

    18 яшьтән соң бию белән шөгыльләнә башлагансың, хәтта үз бию студияңне дә булдыргансың, дип беләм. Бу студия хәзер бармы?

    Әйе, бар. Мин анда «босс» булып йөрим. Әлеге студияне ачканда миңа 21 яшь иде, «студия» диярлек тә түгел иде инде, ул бер кечкенә кабинет кына иде, анда бию буенча бары тик берничә юнәлеш бар иде. Аннары 3 елдан мин дә бу студиядә укыта башладым, бераз вакыт үткәч, командалар булдырылды. Без Мәскәүгә төрле хип-хоп фестивальләргә йөри башладык, үзебез дә биеп йөрдек. Шулай итеп яшьлегем үтте инде (көлә). Тик шулай биеп йөргәч мин «выгорела», күңелемә нәрсәдер җитми башлады һәм шуннан соң мин рус телендә моңсу җырлар яза башладым.

    Студияне җитәкләү һәм шул ук вакытта иҗат белән шөгыльләнү авыр түгелме?

    Студиямә 13-14 ел инде. Хәзер барысы да бер җайга калды, кем нәрсә эшләргә тиеш, кемгә нәрсә әйтергә кирәк икәнен өйрәнеп беттем. Башта мин студиягә эшләдем, хәзер студия миңа эшли, акча китерә. Әллә ни күп керем китерә димәс идем, тик миңа тормышка җитә. Шулай ук студиямне җитәкләү мине берничек тә чикләми, иҗатка да җитәрлек вакытым кала.

    Төркемеңдәге биючеләр синең студияңдә укыган кызлармы?

    Биючеләрем арасында студиягә балалар гына булып килгән кызлар бар. Алар укып бетереп, үсеп, үзләре дә биергә өйрәтә башладылар. Шуннан мин кайберләренә үземнең төркемемдә биеп йөрергә тәкъдим иттем. Һәм хәзер без тату «Дышать» гаиләсе булдык.

    Фото: © Рамил Гали

    «Минем җырларымда, гадәттә, үз-үзем белән мөһим темаларга сөйләшү күзәтелә»

    Җырларны үзең язуың турында әйттең, аларны язарга нәрсә илһамландыра?

    Тормыш. Кайвакыт тормышта туган сорауларга тегеннән-моннан җавап эзлисең дә, тапкач, утырып, 20-30 минут эчендә җыр язасың. Минем җырларымда, гадәттә, үз-үзем белән мөһим темаларга сөйләшү күзәтелә. Игътибар иткән булсаң, минем җырларым арасында «Мин сине яратам, ә син мине юк» дигән юллар очрамый бит әлегә… Җырларымның сүзләре җиңел, чөнки тыңлаучыларымның күбесе татарча аңламыйлар. Шул сүзләрне ишетеп, аларны тәрҗемә итәләр, яңа сүзләр өйрәнәләр бит инде. Кыска итеп әйткәндә, минем җырларым – тормыш авырлыклары турында җиңел сүзләр белән.

    Клипларың үзенчәлекле, заманча, аларның идеясе синекеме?

    Идеяләр минеке, тик әле без командам белән киңәшләшеп, бу идеяне үстерәбез, тулыландырабыз. Иҗат итә генә башлаганда барысын да үзем эшли идем, чөнки акчам юк иде – бөтен җирдә экономияли идем. Тик бу очракта да «выгорела» мин... Масштаблы клиплар төшерү өчен бик күп акча кирәк шул.

    «Барыбер» җырына төшерелгән клип:

    Клиплар төшерү өчен акча күп китәме соң?

    Без экономияләргә тырышабыз инде. Кем белгән кыйммәтме, юкмы икәнен... Миллионга клип төшерәсе килә, тик әлегә андый мөмкинлек юк. Гадәттә, без дусларым белән иҗат итәбез: алар арасында видеографлар да, фотографлар да, дизайнерлар да бар... Без бергә утырабыз да идеяләребезне берләштерәбез.

    Иң күп тыңлаулар җыйган җырың кайсы?

    Иң күп тыңланган җырым – «Тыпырдатып», ничә тыңлаучы икәнен төгәл әйтә дә алмыйм. Күп инде, миллион бардыр. «Тыпырдатып» Дышать:

    Син шуның кадәр тыңлаучы булыр дип көткән идеңме?

    Дөресен генә әйткәндә, көтмәдем, хыялландым гына. Аның турында бик уйламадым да инде, музыкантка иң мөһиме – тыңлаучы, җырларның мәгънәләрен аңлаучылар булу кирәк.

    Клиплардагы Гөлназ бик җитди күренә. Тормышта да шундыймы син?

    Мин – тормышта гап-гади, оялчан кеше. Әгәр минем яныма берәр тыңлаучым килсә, мин оялачакмын. Менә камера алдында булса да үз-үземә ышанасы иде.

    Башка жанрда эшләп карыйсың килмиме?

    Ә ниндидә? Кораллы музыка белән экспериментлар ясап карыйсым килә, хәзер без моның өстендә эшлибез. Тиздән бик матур кавер чыгачак!

    «Моңлы җырлар башкару «опасно»...»

    Моңлы татар халык җырларын башкарырга уйламыйсыңмы?

    Моңлы җырлар башкару «опасно». Мин аларны тыңларга үзем бик яратам, аеруча «Әдрән диңгез», «Зәңгәр томан» җырлары күңелемә якын. Аларны тыңлаганда, күзләремә яшьләр тула, балачакка кайтып килгән кебек булам.

    Шәхси тормышыңда хәлләр ничек? Ни өчен социаль челтәрләрдә моның хакта берни дә күрсәтмисең?

    Барысы да яхшы. Мин кешеләрне яратам – алар мине. Минем үземне иҗат аркылы гына күрсәтәм, шәхси тормышымны күрсәтәсем килми.

    Өлкән буын вәкилләре җырларыңны тыңлыйлармы?

    Белмим, тыңлыйлардыр инде. Шунысын гына төгәл әйтә алам – әнием тыңлый. «Матур җырладың», «Менә бу җирдә бераз аңлашылып бетми» дигән фикерләр еш килә аңардан.

    Ә башка туганнарың синең иҗатыңа ничек карыйлар?

    Бу соравыңнан соң, минем иҗатыма дәү әни нәрсә әйтер икәне кызык булып китте. Балачакта авылда хип-хоп музыка тыңлаганда, миңа дәү әнием: «Бу шайтан музыканы тыңлама!» – диеп әйтә иде, ә монда мин татар теле белән хип-хопны куштым... Белмим, дәү әнием миннән көләдер анда. Иң мөһиме әниемә ошый, аңа ошаса – барысы да яхшы дигән сүз.

    Татар эстрадасында кемнәргә тиңләшәсең килә?

    – Мин күбрәк иске җырларга тартылам.. Венера Ганиева, Илһам Шакиров кебек җырчыларга ышанам, алар кебек буласым килә.

    Альтернатив җырчылар арасында дусларың бармы? Яисә көндәшлек сизеләме?

    Әйе, сөйләшәбез инде. Татарлар арасында альтернативщиклар күп, без бер-беребезгә терәк булып, аралашып яшибез. Көндәшлек юк, чөнки безнең төрлебез төрле жанрда иҗат итә. Максатыбыз гына бер – татар телен төрле яклардан күрсәтү, аны үстерү.

    Ничек уйлыйсың, альтернатив җырчылар эстрада кебек сәхнә җыя алыр идеме?

    Җыяр иде, ләкин Татарстанда түгелдер. Татарлар хәзер бөтен дөньяда бит: алар Европада да, Америкада да бар.Төрле төбәкләрдән: «Мин татар телен белмим, әмма минем балаларым тыңлый, татар телен өйрәнергә тели, безгә бу кызык. Иҗатыгыз өчен рәхмәт!» – дигән хатлар килгәч, күңелгә рәхәт булып китә. Татарстанда эстрада концертларына кешеләр күбрәк килә инде, чөнки алар гастрольләр белән авылларга да йөриләр, һәм аларны төрле яшьтәге кешеләр тыңлый.

    Синең сольный концертлар белән чыгырга исәбең бармы соң?

    Әйе, әлбәттә, бар! Без әлегә репертуар туплау өстендә эшлибез.

    Син «Мин татарча сөйләшәм» фестивале турында каян белдең? Әлеге фестивальдә ничә тапкыр катнаштың?

    Бу фестиваль турында социаль челтәрләрдән күреп беләм. 2 тапкыр гына катнашканым бар, чөнки мин бит әле 2-3 ел гына татарча җырлыйм. Мине анда Ильяс Гафаров чакырды, моның өчен зур рәхмәт аңа.

    Синеңчә татар теленең киләчәге нинди?

    Хәзерге яшьләр татар милләтенең тарихы белән тирәнтен кызыксыналар, төрле татар орнаментлы киемнәр, аксессуарлар ясыйлар. Бүгенге көндә татарның мәдәни «код»ы заманчага – 21 гасырныкына үзгәртелә. Без моңардан нәрсә килеп чыгасын белмибез, ләкин бу – бик кызык.

    Җылы әңгәмә өчен зур рәхмәт, Гөлназ! Зур уңышлар сиңа!

    Фото: © Рамил Гали

    Читайте на 123ru.net