Татар бүлегенә – 80 ел: «Монда уку һәм эшләү – тормышка ашкан яшьлек хыялы»
Фәнүзә Нуриева: «Монда уку һәм эшләү – тормышка ашкан яшьлек хыялы»
Татарстан республикасының атказанган фән эшлеклесе, КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриева:
– Җәмгыятьнең үсеше фән, мәгърифәт белән турыдан-туры бәйле. Үзенең 220 еллык яшәү дәверендә Казан университеты – Евразия тарихында әһәмиятле роль уйнаган югары уку йорты. Халкыбызның башкаласында урнашкан университетыбыз татар халкы өчен мөһим бер үзәк, милли кадрлар әзерләгән, әзерләүче һәм әзерләячәк гаять әһәмиятле фәнни мәктәп булып тора.
Юбилей тантанасын яратып башкарган хезмәтемдә, фәнни-педагогик эшчәнлегемдә каршы алуым, катнашуым белән бәхетлемен. Быел минем дә университет белән бәйле юбилей: 1974 елда укырга кердем, тарих-филология факультетының татар бүлегенең искиткеч дус, талантлы 446нчы төркем студенты булдым, әниебез кебек игътибарлы, гарәп теле укытучысы Лена Кәлимулловна Таҗиева кураторыбыз иде.
1 курста укыганда, татар бүлеге оешуга 30 еллык юбилей тантанасында катнашу, остазларыбызның чыгышлары әле дә истә. Безгә төпле белем биргән укытучыларымны, фән юлына атларга, туган телне өйрәнүне изге һәм игелекле эш итеп карарга өйрәткән остазларымны һәрчак тирән ихтирам белән искә алам. Остаздан башка фән юлына кереп китеп булмый. Студент елларымда мине күреп алып, шәхси уку планына күчереп, фән юлына кертеп җибәрүче остазым Диләрә Гариф кызы Тумашевага чиксез рәхмәтлемен. Без укыганда, ул тарих-филология факультетының деканы иде. Шундый тынгысыз, җаваплы эшендә без студентларга да бик игътибарлы иде.
Диләрә Гарифовна татар теленең киләчәген уйлап эшләүче, яңа юнәлеш – функциональ грамматикага нигез салган галимә. Фәнгә юл күрсәткән остазым, аңа рәхмәтем чиксез. Остазларыбыз бик көчле һәм шул ук вакытта кешелекле булдылар. Алар туган телне – татар телен өйрәнүне игелекле эш икәнен аңлатып, шушы юнәлештә эшләргә кирәклегенә төшендерде.
Безнең 446нчы төркем – бик көчле төркем иде: Галимҗан Гыйльманов, Нәҗип Нәккаш, Флюра Низамова, Фәиз Зөлкарнәй һ.б. Һәркайсы – зур шәхес! Мөгаллимнәребезне сынатмадык: төркемебездә белем алганнар, югары уку йортын тәмамлагач, укытучы, галим, журналист, язучы булдылар.
Университет – минем өчен балачак, яшьлек хыялы булды. Әлеге югары уку йорты да изге урын буларак кабул ителә иде. Хәзер эшкә килгән вакытта мин һәрчак сөенеп киләм. Монда уку һәм эшләү – тормышка ашкан яшьлек хыялы. Очрашуларда, конференцияләрдә Казан университеты дип әйтсәм, аны бөтен дөнья галимнәре танып белә. Монда укуыбыз, эшләвебез белән без шулкадәр бәхетле! Укытучыларыма мин бик рәхмәтле.
«1804 елда, университет ачылганда ук, уставында татар теле укытучысы штаты каралган була»
– Халкыбызның бай мәдәни мираска ия булуы, рун, гарәп язулы чыганакларда сакланган әдәби мирасны өйрәнү әһәмиятен Вахит ага Хаков, Фәһимә апа Хисамова, Флера апа Сафиуллина, Хатыйп абый Миңнегулов, Марсель абый Бакиров, Резеда апа Ганиева дәресләрендә тыңлап, бергә эшләү елларында остазларымның ярдәмен тоеп яшәдем һәм яшим. Үземә дә яраткан бүлегемдә эшләү, әдәби тел тарихы юнәлешендә фәнни хезмәтләр язу, фәнни-педагогик кадрлар, аспирантлар әзерләү насыйп булды.
Хәзерге көндә дә иңне иңгә куеп эшләүче хезмәттәшләремә, татар теле белеме кафедрабызның галимнәренә рәхмәтем зур. Университет минем өчен – күренмәс җепләр белән төрле югары уку йортлары, фәнни оешмалар, мәктәпләр, тарих, халкым белән бәйләп торучы көч, студентларым – киләчәккә ныклы ышанычым.
Бүгенге ирешелгән уңышлар, бүлегебезнең юбилей тантанасы – фәнебезгә ныклы нигез салган олуг галимнәрнең, хөрмәтле остазларыбызның хезмәте нәтиҗәсе. 1944 елны филология факультетында ачылган Татар бүлеген хаклы рәвештә Казан университетында татар телен өйрәнү традициясенең дәвамы дия алабыз. 1804 елда, университет ачылганда ук, уставында татар теле укытучысы штаты каралган була. Татар тел гыйлеме һәм мәдәнияте тарихында лаеклы урын алган Хәлфиннәр нәселе вәкиле Ибраһим Хәлфин татар теле укытучысы итеп билгеләнә, «адъюнкт-профессор» гыйльми дәрәҗәсенә ирешә, 1828 елда төрки телләр һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе итеп билгеләнә. XIX гасырда университетта Көнчыгышны өйрәнү зур үсеш ала, әмма гөрләп эшләгән факультет 1854 елда Санкт-Петербург университетына күчерелә. Татар телен өйрәтү университетта алып барылса да, махсус белгечлек буларак укытылмый. Әйтергә кирәк, 1917 елга кадәр Казан губернасында татар теле укытыла торган бердәнбер дөньяви югары уку йорты Казан университеты була. Бу уку йортының уку программалары төрки-татар сөйләмнәре курсын күздә тота, ул тарих-филология факультетының классик бүлегендә укыла. Бары 1944 елда Казан университетында махсус Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла, кафедра мөдире һәм доцент вазифасына Николай Маррның укучысы, талантлы оештыручы Рәбига Афзаловна Хәкимова сайлана.
Рәбига Хәкимова
«Татар факультетын, татар бүлеген тәмамлаган белгеч милли рухны саклый һәм татар халкына хезмәт итә»
Университет – фәнни мәктәпләре белән көчле. Кафедрабыз укытучылары, лекцияләр уку, милли кадрлар әзерләү белән бергә, тел белеменең төрле юнәлешләрендә фәнни эшчәнлек алып бара. Бу өлкәдәге эшчәнлегем әдәби теле тарихы белән бәйле. Татар әдәби теле – халкыбыз тарафыннан гасырлар дәвамында иҗат ителгән тиңдәшсез кыйммәтле хәзинәләребезнең берсе. Тел аралашу чарасы гына түгел, ул – халыкның рухи эшчәнлеген чагылдырган төп күрсәткеч. Шушы рухи байлык гасырлар дәвамында әдәби истәлекләрдә тупланып, һәр тарихи чорга хас традицияләрне, тел нормаларын, төрле иҗтимагый вакыйгаларны чагылдыра. Татар әдәби теленең язма ядкярләре телен бөтен тулылыгы белән өйрәнү, үсеш закончалыкларын тикшерү Казан университеты татар теле кафедрасының фәнни юнәлешләре арасында чор таләп иткән актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу – татар теле үсешен күз алдына китерү өчен генә түгел, ә телнең татар халкы этногенезында тоткан тарихи урынын билгеләү һәм хәзерге шартларда традицияләр җирлегендә татар телен дәүләт теле буларак яшәтү мәсьәләсен хәл итү белән дә бәйләнгән.
Казан университетында Латыйф ага Җәләй – татар теле тарихын өйрәнүнең фәнни нигезләрен булдырган һәм бу юнәлештә үзенең шәкертләрен тәрбияләгән олы галим. Аның шәкертләренең берсе – Казан университеты профессоры, филология фәннәре докторы Вахит Хаков, озак еллар дәвамында әдәби тел тарихын өйрәнеп, шулай ук тел тарихын социолингвистик юнәлештә өйрәнүгә нигез салган олпат галим. Әлеге фәнни мәктәп традицияләрен Фәһимә Хисамова, Әлфия Йосыпова, Халисә Кузьмина, Айрат Йосыпов лаеклы дәвам итә. Татар теле белеме кафедрасы бүгенге көндә дә тел тарихы белгечләре әзерләүгә күп көч куя. Бу юнәлештә Әлфия Исхакова, Гөлназ Гайнуллина, Гөлназ Закирова, Альбина Исламова, Энҗе Кадирова, Әлфия Маннапова, Рәзинә Мөхәммәтрәхимова, Фәнис Мөхәммәтшин, Салахова Ильвира һәм башка авторларның тел тарихы буенча якланган кандидатлык диссертацияләрен күрсәтергә мөмкин.
Үзеңнең укытучыларың янына кафедрага эшкә килү шулкадәр зур җаваплылык булды. Безнең укытучылар компетентлы, бик нык әзерлекле иде. Без үзебезнең гади укытучы түгеллекне аңлап, киләчәктә милләтебезгә хезмәт итә торган белгечләр әзерләвебезне аңлап эшлибез. Студентларны белгеч буларак кына әзерләмибез. Татар факультетын, татар бүлеген тәмамлаган белгеч милли рухны саклый һәм татар халкына хезмәт итә. Шуңа күрә, бүгенге студентларыбызга карап та, татар теленең киләчәге ышанычлы булыр, дигән өметтә калам.
Тел халыкның рухын чагылдыра. Татар халкының рухы көчле булсын өчен, туган телебезнең төзек булуы, тулы канлы яшәве кирәк. Институтыбызда татар теле белгечләре хәзерләү белән бергә, өлкән буын галимнәребезнең фәнни мәктәбен дәвам итүче, хәзерге татар тел белеме фәнендә өр-яңа фәнни тармакларны нигезләгән галимнәребез татар теле фәнен оештыру, үстерү өлкәсендә дә актив эшчәнлек алып баралар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстаныбызда телебезне, милли телләрне, милли үзаңны саклау юнәлешендә зур эшчәнлек алып барыла, – диде Фәнүзә Нуриева.
«Студентларыбыз татар әдәбиятының киләчәген тәэмин итәрлек дәрәҗәдә»
Татар бүлеген «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсеннән башка күз алдына китереп булмас иде. Татар бүлеге дигәндә, беррәттән, «Әллүки»не атап үтәбез, чөнки татар бүлегендә укыган, ә хәзер инде исемнәре танылган шәхесләр иҗатта беренче адымнарын «Әллүки»дә башлаган икән бит! КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Раушан» студентлар газетасы мөхәррире, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе кураторы Халисә Ширмән «Әллүки»нең кыскача тарихына, хәзерге торышына тукталды:
– 2008-2009 уку елыннан мин «Әллүки» иҗат берләшмәсен җитәклим, аның кураторы булып торам. «Әллүки»нең 80 еллык тарихы бар. Ул дәһшәтле сугыш елларында – 1944 елда татар теле һәм әдәбияты бүлеге белән бер вакытта ачыла. Бүлеккә укырга алынган студентларның белемгә омтылышы гына түгел, иҗади мөмкинлекләре дә искә алынган. Шуннан соң озак еллар буе ул «әдәбият түгәрәге» яисә «әдәби түгәрәк» дип атап йөртелгән. 1965 елда татар филологиясенә укырга килгән ике егет – Зөлфәт Маликов һәм Мөдәррис Әгъләмов – әдәби утырышларның иң дәртле, актив оештыручыларыннан булалар. Түгәрәкнең исемсез йөрүе, күрәсең, алар күңелендә ризасызлык уяткан. Һәм, озак уйлап тормый, татар халкының бишек җыры булган «Әллүки»не 1967 елда түгәрәк исеме буларак игълан итәләр. Исеме җисеменә туры килә: «Әллүки», чын мәгънәсендә, яшь иҗатчыларны тәрбияли торган, аларга канат куя, үстерә торган бишек булып әверелә. Татар халкының сөекле уллары-кызлары Нурихан Фәттах, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Равил Фәйзуллин, Фәйрүзә Мөслимова, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Рифә Рахман, Илсөяр Ихсанова һәм башка бик күпләр – әлеге «бишектә» тәрбияләнеп, әдәби иҗат дөньясында үз юнәлешен булдырган әдипләр. Түгәрәкнең җитәкчесе алышынып торган. Гадәттә, студентлар үзләре арасыннан иң актив, иҗат итә торган, оештыру сәләте булган студентны староста итеп сайлаганнар, ә татар бүлеге укытучылары арасыннан бер укытучы җитәкче-куратор буларак билгеләнгән.
«Әллүки»нең язмышы ярга дулкын кагуына охшаш: әле бераз чигенеп-тынып, әле күтәрелеп торган. Әйтик, шау-шулы 90нчы еллар ахырында «Әллүки» берара тынып кала. Аннан соң 2000 елларда, Галимҗан Гыйльманов җитәкчелегендә, 2 курс студенты Ленар Шәех (хәзерге вакытта Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире) «Әллүки» түгәрәгенең эшен кабаттан торгызып җибәрә, «Әдәби сүз» стена газетасы урынына, типография юлы белән 1000 данәдә басылган һәм университет студентлары арасында таратылган «Тәрәзә» газетасын гамәлгә куя. 2010-2011 елларда Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты берләшкәннән соң, «Әллүки» һәм «Илһам» түгәрәкләре һәм алар чыгара торган «Тәрәзә» һәм «Раушан» газеталары да кушылып, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе һәм аның газетасы «Раушан» буларак эшләп китәләр. Ел саен «Шигъри Сабантуй» һәм «Илһам канатында» бәйгеләре үткәрелә башлый.
Ел саен студентларны иҗат берләшмәсенә чакырам, көтеп алам. Үзләре теләп килүчеләр дә бар. Яза торган студентлар елдан-ел азая. Бу күренеш бездә генә түгел, барлык халыкларда да күзәтелә, бу – дөньядагы төрле вакыйгалар белән: сәясәт, иҗтимагый тормыш белән дә бәйле. Шуңа карамастан, татар бүлегендә әлеге көндә дә яза торган студентларыбыз бар. Алар татар әдәбиятының киләчәген тәэмин итәрлек дәрәҗәдә. Утырышлар 2 атнага бер тапкыр була, төрле темаларны, мәсьәләләрне күтәрәбез. Газета эшчәнлеген дә күз алдында тотабыз. «Әллүки» картаймый. 80 яшендә дә аның йөрәге унсигездә: ул яшьләрчә дуамал, бунтарь; ул нокталарсыз һәм баш хәрефләрсез шигырь яза, ритм-рифмаларны сындыра; ул, заманга ияреп, кинофильмнар төшерә, селфилар ясый, социаль челтәрләрдә сәяхәт итә. Ул беркайчан да картаймаячак, чөнки «Әллүки» – бишек җыры... Яңарыш җыры.
Икенче канатым – тел тарихы юнәлеше. Тел тарихында шулай ук дулкын кебек вакытлар күзәтелә. Шәрык белгече Николай Яковлевич Маррның яфетик теориясе өстенлек иткән чорны искә алсак та (1920-1934 еллар), чагыштырма-тарихи тел белеме бөтенләй кире кагылган вакытлар булган. Аннан соң, киресенчә, Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә җанланып киткән, тел тарихын өйрәнү активлашкан вакытлар булган. Татар теле белеме кафедрасында тел тарихы юнәлешен Вахит Хаков, Алмазия Нуриева, Фәһимә Хисамова, Фәнүзә Нуриева алып бардылар. Тел тарихы бүгенге көндә дә тарихи грамматика, әдәби тел тарихы буларак студентларга укытыла. Кызыксыну зур, – диде Халисә Ширмән.
«Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәгенең интеллектуаль потенциалын үстерүдә әһәмияте зур»
КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Һадиева институтта студентлар белән актив эшчәнлек алып барылганлыгын билгеләп үтте:
– 2010 елда Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татар теле белеме кафедрасы базасында студентларның «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге оештырылды. Түгәрәкнең студентлар арасында лингвистик белемнәрне һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген популярлаштыруда, яшьләрнең интеллектуаль потенциалын үстерүдә әһәмияте бик зур. Студентлар әлеге түгәрәктә фәнни тикшеренү күнекмәләре булдырып, фәнни конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда катнашып киләләр.
2020 елда студентларның «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге КФУның «Студентларның иң яхшы фәнни түгәрәге» конкурсында «Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендә иң яхшы түгәрәк» номинациясендә җиңүче, шул ук конкурста 2022 елда III урын, 2023 елда II урын, 2022 елда Бөтенроссия түгәрәкләр конкурсында «Предмет түгәрәкләре» Трегының өлкән лигасында җиңүче, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия стипендияләренә Татарстан Республикасы Югары уку йортлары студентлары арасындагы конкурста җиңүче (2023). Студентларыбызның күбесе беренче курстан ук фәнни мәкаләләр яза, фән белән ныклап шөгыльләнә башлый, – диде Гөлфия Һадиева.
«Бүгенге студентлар – башка буын, башка омтылышлар белән яши, алар – прагматиклар»
Филология фәннәре докторы, КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең фән эшләре буенча декан урынбасары Айрат Йосыпов студентларның тагын бер юнәлеше – фән эшчәнлеге белән таныштырды:
– Студентларның эшчәнлеген берничә юнәлешкә бүлеп карыйбыз икән, аның берсе – фәнни юнәлеш. «Хәзерге буын студентлары элеккеләреннән ничек аерыла?», «Хәзерге буын студентлары киләчәктә кем булачак, алардан нәрсә өмет итәргә була?» – дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Бүгенге студентлар – башка буын, башка омтылышлар белән яши, алар – прагматиклар. Бу сыйфат аларның фәнни эшчәнлегенә дә тәэсир ясый. Киләчәктә алардан да шундый ук танылган шәхесләр, белгечләр, фәнни уңышларга ирешәчәк галимнәр өлгереп җитәр, дигән уй-хыяллар белән яшибез, студентларыбызга зур өметләр баглыйбыз. Безгә бердәм дәүләт имтиханын 100, 200 баллга тапшырган, татар теле һәм әдәбияты юнәлешләрендә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда зур нәтиҗәләргә ирешкән, конференция-интеллектуаль ярышларда алдынгы урыннар яулаган абитуриентлар укырга керә. Аларның күбесе беренче курстан ук фәнни мәкаләләр яза, фән белән ныклап шөгыльләнә башлыйлар. Моның өчен университетта бөтен мөмкинлекләр тудырылган, фәнни уңышлар өчен өстәмә стипендияләр каралган, татар теле, әдәбияты юнәлешләрендә берничә фәнни түгәрәк эшләп килә. Шушы түгәрәкләрдә студентлар беренче адымнарын атлыйлар, чыныгу алалар, беренче фәнни мәкаләләрен яза башлыйлар. 10-20 елдан без бу эшләребезнең матур нәтиҗәләрен күрербез дип ышанабыз, – диде Айрат Йосыпов.
«Татар бүлегенә канат ярган, ачышлар ясаган, өлешен керткән галимнәрне онытмыйбыз»
КФУның татар теле белеме доценты, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы урынбасары Дамир Хөснетдинов КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре белән Казан университетының Татар бүлеге тарихында зур эз калдырган профессор, доцентлар, өлкән укытучыларның каберләрен зиярат кылып, чистартып, рухларына дога укуларын искәртте.
– Әлеге чара университетта Татар бүлегенең 80 еллыгы кысаларында үткәрелде. Университет мөгаллимнәре белән быел Яңа татар бистәсе зиратында Рәбига Хәкимова, Миркасыйм Госманов, Диләрә Тумашева, Мөхетдин Корбангалиев, Флера Сафиуллина, Зөһрә Вәлиуллина, Зәет Мәҗитов, Мөхәммәтхан Фазлуллин, Каюм Насыйри, Хәмит Ярми, Гөлчәчәк Әдһәмова, Лия Шакирова, Әнвәр Әфләтунов һ.б. каберләрне зиярәт кылдык.
Мөселман зиратында Фәһимә Хисамова, Сәгадәт Ибраһимов, Мирфатыйх Зәкиев, Җәмил Зәйнуллин, Резеда Ганиева, Фәрит Хатыйпов; Коры елга зиратында Альберт Яхин; Дәрвишләр бистәсе зиратында Марат Сәгыйтов, Мостафа Ногман; Курган зиратында Венера Гарипова; Киндери зиратында Клара Зиннәтуллина; Самосырово зиратында Алмазия Нуриева һ.б. каберләрне зиярәт кылдык.
Дистә елдан артык без зиратларга чыгып, элекке буын укытучыларының каберлекләрен табабыз, чистартабыз, чәчәкләр утыртабыз. Шушы рухта яшьләрне, студентларыбызны тәрбиялибез. Әлеге эш турында «Татар-информ» сайтында репортаж да чыккан иде. Шунысы кызык: «Татар-информ» язмасын укып, галим Әнвәр Әфләтуновның туганнары безгә мөрәҗәгать иттеләр. Алар менә инде бик күп еллар Әнвәр аганың каберен таба алмый икән. Без ханымнарны юллап җибәрдек, барысын да бәйнә-бәйнә аңлаттык. Әнвәр ага Әфләтуновның каберен тапкач, рәхмәт әйтеп шалтыраттылар. Шул уңайдан, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына да рәхмәт әйтеп узасым килә.
Татар бүлегенә канат ярган, ачышлар ясаган, өлешен керткән галимнәрне онытмыйбыз. Алга таба студентларыбыз, яшьләребез зиратларга килеп, галимнәребезне искә алырлар, карап торырлар, дигән өметтә яшибез, – диде Дамир Хөснетдинов.