Сабантуйлар вакытында акча үзләштерүдә шикләнелгән түрәгә суд булды
Сабантуйлар вакытында акча җыюда шикләнелгән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесен ай ярымга кулга алдылар.
Тикшерү версиясе буенча, 2018 елдан 2021 елга кадәр Рөстәм Ильясов Мөслимдә бәйрәмнәрдә палаткалар урнаштырган эшмәкәрләрдән акча җыйган һәм 41 мең сум акча үзләштергән, дип яза «Маш иптәш» каналы. Ул шулай ук 1 миллион сумлык төзелеш материаллары рәвешендә ришвәт алган һәм хатынының азык-төлек кибетен ремонтлаткан. Бу эштә аңа «Строймус» конторасы ярдәм иткән (директоры – Рәсим Шириев).
Ильясовны 20 ноябрьдә тоткарладылар. 2 көннән җибәрделәр. Бүген суд яңа карар чыгарды.
Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш баш идарәсе (ОБЭП) хезмәткәрләре аның янына узган шимбә иртәнге алтыда килгән. Ильясов каядыр китмәкче булган, ләкин идарә хезмәткәрләренә ул иптәше белән районда йөрергә чыгарга җыенуын әйткән. Каршылык күрсәткән, сәламәтлегенә зарланган. Аны Актаныш үзәк хастаханәсенә, аннары Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып барганнар.
Бүгенге суд утырышында ул үз гаебен танымаган, 3нче группа инвалид булуын, астма һәм аллергик ринит белән авыруын әйткән. Өй аресты рәвешендә генә чикләү чарасы сораган. Суд, Рөстәм Ильясовны 20 гыйнварга кадәр тикшерү изоляторына җибәрергә, дигән карар чыгарды.