Новости по-русски

Район башлыгының кызын һәм хатынын вәхшиләрчә үтергәннәр

Якутиянең Нюрбин районы башлыгының хатынын һәм кызын үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнеп район башлыгының улын тоткарлаганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 15 июньдә 21 яшьлек Айсен И. исерек була. Ул өйдә туганнарына һөҗүм итә. 31 яшьлек апасының мәетендә пычак эзләре була, ул табиблар килгәнче үлә, 51 яшьлек анасын хастаханәгә китерәләр, ләкин табиблар аны коткарып кала алмый. Әни кешенең гәүдәсендә дә күп тапкырлар пычак кадау эзләре була.

Җинаятьтә шикләнелүчене шунда ук тоткарлыйлар. Айсен сүзләренчә, туганнары аңа дуслары белән очрашырга ирек бирмәгән. 

«Нюрбин районы башлыгы гаиләсендә зур кайгы. Алексей Михайлович иң якын кешеләрен югалтты. Коточкыч фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый», – дип әйткән Якутия башлыгы Айсен Николаев.

Читайте на 123ru.net