Новости по-русски

Марат Яруллин кызларның башларын әйләндерә

Марат Яруллин Казандагы концертында шулкадәр дәртле итеп җырлаган – кызлар, урыннарыннан торып, сәхнәне уратып алган.

«Чакыр гына мине» җырын башкарганда, залдагы кызлар берсен-берсе уздырып җырлый.

«Интертат»ка интервьюсында Марат: «Кызларны алып кайтмыйм, алар үзләре килә! Адресымны белүчеләре кунакка дип, чәй эчеп, сөйләшеп утырырга киләләр», – дип сөйләгән иде. Шул интервью чыккач, Маратны мактанчыклыкта, әкият сөйләүдә гаепләгәннәр булган, имеш. Бу видеоны күргәннән соң алай дип әйтмәсләр инде – бу кызларның Маратка чәй эчәргә килергә әзер икәннәре күренеп тора!

Читайте на 123ru.net